06 апреля 2021
Икетеллелек шартларында математика һәм информатика укытуның актуаль мәсьәләләре

Билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасында студентларның йомгаклау фәнни-белем бирү конференциясе узды. Секция утырышы педагогика һәм һөнәри белем бирүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган иде. Конференциядә барлыгы 13 студент катнашты, алар аудиторияне курс эшләре тематикасы кысаларында үткәрелә торган тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

Конференция барышында математика һәм информатика буенча мөстәкыйль һәм танып белү эшчәнлеген оештыру, мәктәп укучыларында ике телдә төшенчәләр формалаштыру белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Фәнни конференциянең нәтиҗәләре түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Акберова Динара Илнар кызы;

2 урын - Миннибаева Гөлназ Илшат кызы;

3 урын - Аминова Лилия Рәшит кызы;

3 урын - Галимова Гөлсылу Илтузар кызы, Зәйнуллина Рузия Реваль кызы, Калимуллина Резеда Расих кызы;

4 урын - Гарипова Зәлидә Илсур кызы;

4 урын - Гаязова Резеда Рафил кызы.

Укытучыларга һәм актив катнашкан студентларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Динара Акберова, 3 курс студенты,

Миннибаева Гөлназ, 3 курс студенты.

Б.Э.Хәкимов, билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы доценты