05 апреля 2021
Сөйләм сәнгате гади күнегүләрдән башлана

2 нче апрель көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә 1 курс полилингваль төркемнәрдә татар телен үзләштерүче студентлар татар сәхнә сөйләме белгече, филология фәннәре докторы, профессор Рәүф Салих улы Нуриев белән очраштылар.

Рәүф (Гаптрәүф) Салих улы Нуриев – озак еллар дәвамында Казан университетында студентларга сәнгатьле уку гыйлеме буенча белем биргән, татар театр сәнгатенең һәм эстрадасының дистәләгән талантлы шәхесләрен тәрбияләгән, тирән белемле һәм үзе укыткан фәнгә гашыйк остаз. Хәзерге вакытта ул Казан театр училищесы студентларына сәхнә сөйләме буенча белем бирә. Очрашуга училищеның 2 курсында белем алучы татар студентлары да килгән иде.

Танышудан соң, Рәүф Салихович студентларга сәнгатьле сөйләм техникасы элементларын күрсәтте. Сөйләмне дөрес һәм яңгырашлы итеп оештыру өчен, кешенең сөйләм аппараты төзек булырга тиеш. Ә аны җайга салу аерым күнекмәләрдән башлана. Сөйләмгә әзерлек этабы бик әһәмиятле. Студентлар моны Рәүф Салихович күрсәткән төрле күнекмәләрне кабатлау вакытында яхшы аңладылар. Сулыш алулары җиңеләеп, тын юллары ачылып киткән студентларның күзендә гаҗәпләнү һәм кызыксыну иде.

Алга таба театр училищесы студентлары башкаруында татар классик әдипләренең һәм яшь шагыйрьләрнең әсәрләре яңгырады. Остаз биргән белемнәр шәкертләре чыгышында ачык чагылды. Студентлар һәр кунакның сөйләмен тыңлаганнан соң, гөрләтеп алкышладылар.

Рәүф Салихович шәкертләрнең чыгышыннан соң, татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә Хатыйп кызы Кузьминаның сорауларына да җавап бирде. Сәхнәдә сөйләү өчен шигырь сайлау – кыен мәсьәлә, монда һәр кеше үз күңеленә яткан әсәрне табарга тиеш, ул әсәр сөйләүченең үз күңелендә яңгыраса гына, тыңлаучыга барып җитә ала. Рәүф Салихович үзенең сөйләм сәнгатенә килү тарихы, танылган шәкертләре турында да әйтеп узды.

 Очрашу тәмамлангач, студентларның кунакны үз итеп кабул итүләре аны көчле алкышлар белән тәбрикләүләрендә чагылды. Укытучы һөнәрен үзләштерүче студентларыбызга сәнгатьле сөйләм һәм сәхнә сөйләме фәннәре белән таныш булу бик кирәк.

Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы доценты Кузьмина Х.Х.