05 апреля 2021
"Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен..." республикакүләм фәнни-иҗади бәйге

15 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасының махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучы һәм студентлар катнашында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» республикакүләм фәнни-иҗади бәйге үткәрелә. Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышлана.

Конкурсның максаты – талантлы яшьләрне барлау, аларның фәнни һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, туган тел һәм әдәбиятны, мәдәнияне саклау һәм популярлаштыру.

Конкурста студентлар  Г.Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыячак, бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләр, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар да яңгыраячак.

Конкурс кысаларында Г.Тукай тормышы һәм иҗаты, туган тел мәсьәләләрен өйрәнүгә багышланган фәнни-тикшеренү эшләр бәйгесе дә уздырыла.

Үткәрелү урыны: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, 347 аудитория.

Үткәрелү вакыты: 2021 нче елның 15 апреле.

Чара сәгать 10 да башлана.

Период события: 05.04.2021 - 15.04.2021