29 марта 2021
Милли сәнгать һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше контекстында татар әдәбияты һәм мәдәнияте

26-27 март көннәрендә университетыбызда  “Милли сәнгать һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше контекстында татар әдәбияты һәм мәдәнияте” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Әлеге фәнни чара филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары авторы Фоат Галимулла улы Галимуллинның 80 еллык юбилее уңаеннан һәм  галимнең фәнни-методик, әдәби-тәнкыйди эшчәнлеген өйрәнүне киңәйтү, популярлаштыру максатында оештырылды. Моннан тыш конференция татар әдәбият белемен, төрки халыклар, Идел һәм Урал буе халыклары әдәбиятын әдәби-мәдәни багланышлар җирлегендә өйрәнү  мөмкинлекләрен киңәйтүгә дә хезмәт итте.

Халыкара конференциядә катнашучыларның географиясе шактый киң булуы куанычлы. Конференциядә чит илләрдән, аерым алганда, Америка, Әзербәйҗан, Казахстан, Каракалпакстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан; Идел һәм Урал буе республикаларыннан – Башкортостан, Марий-Эль, Мордовия, Татарстан, Удмуртия республикалары; Россиянең Мәскәү, Майкоп, Сыктывкар, Якутск һ.б. шәһәрләре югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре галимнәре катнашты. Тәкъдим ителгән фәнни докладларда татар әдәбият белеменең актуаль мәсәләләре киң планда, төрки халыклар мәдәнияте, Идел буе халыклары сәнгате һәм әдәбиятларының үзара бәйләнеше контекстында каралды. Аерым урынны Ф.Г.Галимуллиның фәнни, методик, әдәби, тәнкыйди эшчәнлеген өйрәнүгә һәм бәяләүгә багышланган мәкаләләр алып тора.

Конференция кунакларын сәламлау сүзендә Казан федераль университеты проректоры Алишев Тимерхан Булат улы: “Профессор Ф.Г. Галимуллин ХХ йөзнең икенче яртысы – ХХI гасыр башы татар әдәбияты һәм тәнкыйте өлкәләрендә актив эшләп, югары квалификацияле укытучы-филологлар һәм фән эшлеклеләре әзерләүгә, республикада сүз сәнгате үсешенә искиткеч зур өлеш керткән шәхесләребезнең берсе”, – дип билгеләп үтте. Конференциядә Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы Фоат Галимуллинны югары һәм урта уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары авторы буларак мактаулы хезмәт юлы үткән шәхес буларак бәяләде, “Мактаулы мөгаллим” исеме бирелүе белән җылы тәбрикләде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Фатыйх кызы Заһидуллина һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Алсу Сәмигулла кызы Шәрипова Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимулла улының республикадагы әдәбият  фәне һәм сүз сәнгате үсешенә искиткеч зур өлеш керткән галим дип олыладылар. Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Россия язучылар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фоат Галимулла улының 1999-2005 идарә рәисе буларак уңышлы эшләвен ассызыклады. Сәламләү сүзләре белән Россия язучылар берлеге әгъзасы Хәмидуллина Вера Петровна, Казахстан Республикасыннан Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының рус филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Нургали Кадиша Рустембековна, “Мәдәни җомга” газетасыньң баш мөхәррире, танылган язучы Имамов Вахит Шаех улы чыгыш ясадылар, мөхтәрәм галимебезне җылы тәбрикләделәр.

Конференция эше ике көн дәвамында 5 секциядәдә дәвам итте, сиксәнләп доклад тыңланды. Галимнәребез КФУдагы конференция эшеннән канәгать калуларын, олы рәхмәтләрен җиткерде.

Татар әдәбияты кафедрасы