22 марта 2021
Профессор Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриеваны котлыйбыз!

Шушы көннәрдә Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриеваның күркәм юбилее булып узды. Галимә озак еллар дәвамында Казан университетында татар теле һәм аның тарихы буенча лекцияләр алып бара, татар теленең үсеш тарихына караган бик күп фәнни хезмәтләр яза, шәкертләр әзерли. Галимәнең киң кырлы эшчәнлеген күздә тотып, аңа Татарстан Республикасы Президенты Указы белән «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән дәрәҗәле исем бирелде.  

Күренекле галимә илебезнең төрле төбәкләреннән котлау хатлары кабул итте. Шул исәптән, Россия тюркологлар комитеты, Россия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының Урал-алтай телләре бүлеге галимнәре И.В. Кормушин, А.В. Дыбо һәм башка галимнәр Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриеваны юбилее белән тәбрикләп, Котлау хаты юлладылар.

Хезмәттәшебезне юбилее һәм дәрәҗәле исем алуы белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә яңа фәнни эзләнүләр һәм табышлар телибез.

Ихтирам белән,

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре