8 нче март көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, күренекле тюрколог галим Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриеваның күркәм юбилее. Фәнүзә Шәкүр кызын чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз, фәнни-педагогик эшчәнлегендә уңышлар, яңадан-яңа казанышлар, сәламәтлек телибез!
Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева – төрки әдәби телләр, татар әдәби теле тарихы, борынгы һәм иске татар язма истәлекләрен өйрәнү өлкәсендә үзенең күпсанлы хезмәтләре белән төрки дөньяга танылган галимә. Тел белемендә гаять катлаулы саналган әлеге юнәлешләр буенча фәнни тикшеренүләр алып бару галимнең тирән белемле, киң карашлы булуын, туктаусыз эзләнүчәнлеген таләп итә. Фәнүзә Шәкүр кызы шундыйлардан. Ул университетта уку елларында ук фән өлкәсен сайлап, гомере буена аңа тугрылыклы булып, шушы юнәлештә фидакяр хезмәт итә. Мәктәп укучысы – университет студенты – аспирант – ассистент – өлкән укытучы – доцент – профессор – кафедра мөдире баскычларын жиңел генә узмагандыр ул. Әмма Фәнүзә Шәкүровна аларның һәммәсен лаеклы үтә.
Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева (Зиязиева) Татарстан Республикасының Баулы районы Иске Чүте авылында 1956 елның 8 нче мартында туа. Баулы районы Кызылъяр урта мәктәбен бетереп, 1973 елны Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә укырга килгән кызның фәннәргә сәләтен ул вакытта тарих-филология факультетын һәм татар теле кафедрасын җитәкләгән филология фәннәре докторы, академик Диләрә Гарифовна Тумашева күреп ала һәм аны шәхси уку планына күчерә, чагыштырма-тарихи юнәлештә тикшеренүләргә шул чорда нигез салына. Шулай итеп, Фәнүзә Нуриева студент елларыннан ук мавыктыргыч фән дөньясының тәмен татый башлый һәм бу кызыксыну аны 1983 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел белеме бүлегенә аспирантурага китерә. Ул атаклы тюрколог Әдһәм Рәхим улы Тенишев һәм аның укучысы Фәрит Сабирҗан улы Хәкимҗанов җитәкчелегендә Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» (1358) әсәренең тел үзенчәлекләре» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. Соңрак әлеге рухи мирасны хәзерге көнебездә таныту юнәлешендә дә зур эш башкара: «Нәһҗел-фәрадис» әсәренең барлык табылган кулъязмаларын барлап, иң тулы нөсхә нигезендә аны гамәлдәге язуга күчереп, тәрҗемәләр белән нәшер итә. Ә инде 2019 нчы елда әлеге текстның фәнни транскрипциясе хәзерләнеп, рус теленә тәрҗемәсе белән бер китапка берләштереп басылды.
Аспирантураны тәмамлагач, Фәнүзә Нуриева үзен белгеч итеп әзерләгән остазлары янына, Казан дәүләт университетның көнчыгыш телләр кафедрасына эшкә чакырыла. Шул дәвердән бүгенгәчә гомерен галимә тынгысыз фәнни-педагогик эшчәнлек белән бәйләп, Казан университетының татар теле белеме кафедрасында хезмәт куя, югары квалификацияле белгечләр әзерләү өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара.
2004 елда Фәнүзә Шәкүр кызының Казан дәүләт университеты нәшриятында «Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода» фундаменталь хезмәте дөнья күрде. Ул галимәнең докторлык диссертациясенең нигезен тәшкил итә. Хезмәттә Алтын Урданың ике йөз еллык әдәби-мәдәни мирасы күзаллана. Зур күләмле фәнни, статистик тикшеренүләр үткәреп, фәнни карашларны барлап, Ф.Ш. Нуриева төрки тел белемендә кабул ителгән «катнаш тел» термины урынына «норма һәм вариантлык» төшенчәләрен куллану кирәклеге мәсьәләсен күтәрә.
Соңгы дистә елда гына да Фәнүзә Шәкүр кызының күпсанлы саллы хезмәтләре төрле иллләрдә дөнья күрде. Галим тарафыннан әзерләнгән материаллар «Татар әдәби теле тарихы» (2003), «Татар тарихы» ( 2004), «Татар әдәбияты» (2015), «The Golden Horde in World Histor» (2017), «Татар әдәби теле тарихы (XIII гасыр-XX йөз башы)» (2015, 2017) кебек күптомлы хезмәтләрдә урын алды. Шулай ук Казахстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы Төрки академиясендә «Атрибуция языка письменных памятников золотоордынского периода» китабы Н. Назарбаевның кереш сүзе белән 2012 елда Астанада нәшер ителде.
Ф.Ш. Нуриева фәнни әйләнешкә кертелмәгән хезмәтләрне барлап, аларны таныту өлкәсендә дә эзлекле эш алып бара. 1612 елда Лейпцигта басылган Иероним Мегизерның латин телендә язылган «Institutiones linguae Turcicae libri quator» төрки грамматикасы шуның бер мисалы булып тора. 2012 нче елда Ф.Ш. Нуриева җитәкчелегендә авторлар коллективы аны татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.
Фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәләре галимәнең 200дән артык китап һәм мәкаләләрендә, РГНФ, РФФИ грантлары ярдәмендә башкарылган тикшеренүләрендә урын алды. Фәнүзә Шәкүр кызының педагогик эшчәнлеге дә гаять уңышлы: бүгенгесе көндә аның җитәкчелегендә 7 фән кандидаты, йөзләгән югары квалификацияле белгеч әзерләнде.
Фәнүзә Шәкүровна – Казан федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентларының яраткан укытучысы да. Аның тел тарихы, хәзерге татар теле морфологиясе һәм сүз ясалышы фәннәреннән лекцияләре һәрчак мавыктыргыч, яңалыкка бай булулары белән аерылып торалар.
Күренекле тел галиме, профессор, филология фәннәре докторы, педагог, Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева Россия Федерацясе югары профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, Россия тюркологлар комитеты әгъзасы, «Урало-алтайские исследования» (Мәскәү) «TATARICA» (Казан) фәнни журналларының редколлегия әгъзасы, фәнни-техник даирәдә федераль эксперт, Казан федераль университеты һәм Россия фәннәр академиясенең Тел белеме институтында (Мәскәү) докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау Советы әгъзасы. 2020 нче елда галимәгә «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелү турында карар чыкты.
Хөрмәтле Фәнүзә Шәкүровна, Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас тәбрик итәбез. Сезгә фәнни эзләнүләр һәм табышлар, күңел көрлеге, чиксез тормыш дәрте, гаилә бәхете, тырыш хезмәтегезнең дәвамлы булуын телибез!
Татар теле белеме кафедрасы коллективы.