06 марта 2021
Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов белән очрашу

5 март көнне КФУның Филология hәм мәдәниятара багланышлар институтында шагыйрь, прозаик, драматург, гомумән, халкыбызның "сөекле" улы Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов белән очрашу булды. 

Очрашуда язучы балачак хатирәләре белән уртаклашты, әдәби мәйданга атлаган беренче адымнары турында сөйләде, уңышлар һәм уңышсызлыклар, язучының яшәеш фәлсәфәсе дә тыңлаучылар өчен бик кызыклы булды.  

Язучы белән танышу, очрашу студентлар өчен чын бәйрәм төсен алды.

Очрашудан соң куңелләр дә баеп, чистарып калды кебек...