05 марта 2021
КФУ галимнәре Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең ХIХ корылтаенда хәзерге татар әдәбиятына бәя тәкъдим итте

Билгеле булганча, 3 март Бөтендөнья Язучылар көне буларак билгеләп үтелә. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе Татарстан Язучылар берлеге белән озак еллар дәвамында нәтиҗәле эшләп килә. Язучылар берлегендә үтә торган  җитди чараларга, аерым алганда, “Әдәби ел йомгаклары” “Язучылар берлеге корылтае”, шулай ук әдипләрнең туган көннәренә мөнәсәбәтле  һ.б. күпсанлы чараларга татар әдәбияты кафедрасы галимнәре җәлеп ителә. Үз чиратында институтыбызда даими рәвештә язучылар белән очрашулар, әдәби дәверне, язучы иҗатын чагылдырган фотокүргәзмәләр оештырыла килә.

Мәгълүм булганча, Казан федераль университеты белән Татарстан республикасы Язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә.  Агымдагы елның 3 мартында Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең ХIХ корылтае булып узды. КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллинның чыгышы Язучылар берлегенең соңгы биш елдагы эшчәнлеге хакында иде. Хәзерге әдәбиятның үсеш үзенчәлекләре турында төп чыгышлар татар әдәбияты кафедрасы галимнәре тарафыннан әзерләнгән иде. КФУ профессоры, әдәбият галиме Ләйлә Минһаҗева  балалар әдәбиятының соңгы еллардагы үсеше хакында гаять әтрафлы чыгыш тәкъдим итте. Бүгенге татар прозасының үсеше турындагы чыгышында КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнулина соңгы биш елда дөнья күргән эпик  әсәрләрне әдәби юнәлешләр, стиль тенденцияләре яссылыгында бәяләп, текстларның күпчелегенең постреализмга мөнәсәбәтле булуын әйтте, әсәрләрдә  чынбарлыкны кеше язмышына йогынты ясый торган төрле хәл-әхвәлләр  тупланмасы итеп бәяләү җәһәтеннән дә, тәртипсез, абсурд тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү яссылыгында да кызыклы романнар дөнья күргәнлеген билгеләп үтте. Г.Гайнуллина әдәби дәвернең ачышы булырлык романнарга, повесть-хикәяләргә аерым тукталды, хәзерге әдәби барышка  мөнәсәбәт белдерде. Чыгышының ахырында Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең яңа җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп болай диде: «Без фәнни җәмәгатьчелек вәкиле һәм югары уку йорты галимнәре буларак, студентлар белән югары уку йортында татар әдәбияты дәресләрендә әдәби-мәдәни барышны тирәнтен өйрәтәбез. Татар укучысына “Казан утлары” һәм “Идел” журналларында ай саен яңа эпик текст биреп барыла икән, милли прозабыз бар һәм үсештә дигән сүз. Югары мәктәп студентлары белән әдәби-мәдәни барышны бәяләгән вакытта классикларыбыз иҗатына һәрдаим мәрәҗәгать итәбез. Әдипләребезнең юбилей елларында иҗатларына мөнәсәбәтле төрле чаралар, матбугатта чыгыш ясаулар оештырабыз. Әйтик, абитуриентларыбыз белән бергә Гомәр Бәшировның 7 гыйнварда булып узган 120 еллыгына матбугатта чыгыш әзерләдек. Аеруча бакыйлыкка күчкән классикларыбыз, аларның варисларында саклана торган  архив материаллары белән эшләү студентларыбызга кызыклы. Фәнни җәмәгатьчелек әдипләребезнең иҗатын өйрәнү, популярлаштыруга зур көч куя. Бу эшләрне Язучылар берлеге белән кулга-кул тотышып эшләргә әзербез”.

Язучылар берлегендә әдәбият галимнәре катнашында  үткәрелә торган чаралар нәтиҗәле һәм дәвамлы булсын иде!

Студентларыбыз, аспиранталарыбыз бездә канат ныгытып, киләчәктә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булып, әдәбиятыбызның күпгасырлык традицияләрен дәвам итәр, дип ышанабыз.

Татар әдәбияты кафедрасы