02 марта 2021
"Ишетсен һәм белеп торсын замана..."

2 март – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әмирхан Еникинең тууына 112 ел.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, күренекле әдәбият галиме Фоат Галимуллин татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең “Кояш баер алдыннан” публицистик хезмәтенә нигезләнеп, әдипне сәясәтне тирән бәяли алган публицист итеп күрүен әйтте: “Әмирхан ага ХХ гасырдагы вакыйгаларны ил-халык-хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнеп, халык мәнфәгатьләрен яклау юнәлешендә үз карашларын белдереп бара. Үзәктә – Татарстандагы хәлләр. “Кояш баер алдыннан” китабында ул безгә сәясәтче буларак ачыла”, – дип сөйләде әдәбият галим.

Моннан 24 ел элек Ә.Еникинең “Кояш баер алдыннан” исемле публицистик язмалар җыентыгы дөнья күрә. 192 битлек бу басмада әдипнең илебез, җөмһүриятебез язмышы турында уйланулары, борчу-гамьнәре урын алган.

Сәяси-аналитик мәкаләләр җыентыгын әдип-публицист болай башлап җибәрә: “Кеше замана колы, рәхим итеп буйсын син аңа! Беләм, бик яхшы беләм...Иллә мәгәр Вакыт колы булуымны белгән хәлдә, минем бу заманга үз карашым, үз мөнәсәбәтем бар. Менә шуларны дөнья белән бәхилләшүче карт булып түгел, ә җәмгыятьнең актив бер әгъзасы буларак, әйтеп каласым килә... Ишетсен һәм белеп торсын замана!”

Фоат Галимуллин фикеренчә, Ә.Еники сәяси-иҗтимагый барышка тирәнтен аңлап, белеп,  туры, анык бәя биргән. Китаптан өзек: “Ул чорлар һәммәсе дә алдану белән төгәлләнде: социализм әкренләп сүнә-сүнә юкка чыкты, аңардан көткән иркен мул тормышны күрмәдек, фикри вә рухи хөрлеккә ирешмәдек, ә коммунизм дигән “җәннәт” кысыр бер хыял гына булып калды. Шулай итеп, бөтен гомер нидер көтеп яшәү белән үтеп китте”.

Әдәбият галиме Фоат Галимуллин Әмирхан Еникинең һәр әсәрен тирәннән белүен, язучының үзе белән якыннан 1986 елда Кукмарада узган татар әдәбияты көннәрендә танышуын сөйләде: “Ул татар прозасының үсешен тәэмин иткән зур затлы баскычлардан булды. Һәрвакыт яңа сүз сөйли – бер урында әйткән сүзен кабатламый иде. Шушы танышуда ул миңа “Кояш баер алдыннан” китабын бүләк итте”.

КФУ галиме Гөлфия Гайнуллина Ә.Еникинең “Кояш баер алдыннан” исемле сәяси-аналитик мәкаләләр җыентыгындагы язмаларның  әдипнең 2019 елда дөнья күргән 3 томлыгына, билгеләнгән күләмгә сыешмау сәбәпле, кертелмәвен һәм яңадан бастырылып, киң катлам укучыга тәкъдим ителергә тиешлеген ассызыклады.

Әмирхан Еники (1909-2000) чын татар зыялысы – асыл зат булып гомер кичергән олпат шәхес. Хәзерге татар әдәбиятындагы үзгәрешләрне 1941 елларда ук Әмирхан Еники прозасы башлап җибәрә. Ул – 1960 елларда татар прозасына миллилекне кайтарган язучы. Ә.Еники  шактый катлаулы, четрекле заманда беренчеләрдән булып милләт яшәешендәге төп проблемалар – тел югалу, туган җир кадере кимү, борынгыдан килгән йола-гадәтләренең, кыйммәтләренең югалуы, матурлыкның мәгънәсе үзгәрү турында “Әйтелмәгән васыять”, “Туган туфрак”  һ.б. әсәрләре аша чаң кагып җиткергән, “Гөләндәм туташ хатирәсе” повесте белән татарның беренче профессиональ композиторы Салих Сәйдәшев исемен мәңгеләштергән  зыялы. Әдипнең “Рәшә” повесте рус телендә басылып чыкканнан соң, матбугатта, беренче чиратта  Мәскәү матбугатында, төп образның милли әдәбиятлар өчен ачыш булуы хакында фикерләр әйтелә.

Ә.Еники публицистик язмаларында ХХ йөзнең иң күренекле шәхесләре турында яза. Киң җәмәгатьчелеккә әдип Сәгыйть Сүнчәләй, Төһфәт Ченәкәй исемнәрен кайтара, зыялылар алдында беренчеләрдән булып Гаяз Исхакый мирасын торгызу проблемасын күтәрә. М.Җәлил, Х.Туфан, Б.Урманче һ.б. белән аралашып яшәгән язучы заманында Г.Тукай исеме тирәсендәге ялганга каршы чыга алган бердәнбер әдип. Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Н.Исәнбәтләрнең рухи батырлыгын үрнәк итеп алып, Ә.Еники 1980 елларда туган телне саклау мәсьәләсен хәл итүне иң югары мөнбәрдән кыю таләп итеп чыга. Бер язмасында язучы бөек рус әдибе Л. Толстой кабереннән бер уч туфрак алып, татар зиратына килеп, Г.Тукай каберенә салуын билгеләп үтә. Ә.Еники ике бөек әдипне берләштерү аша ике милләтне үзара тоташтыра.

Гомерен татарга хезмәт итүгә багышлаган үтә дә тыйнак зыялы  истәлек мәкаләләрендә татарның Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ә.Фәйзи, К.Тинчурин, Б.Урманче һ.б. бик күп бөек шәхесләренең дә исемнәрен мәңгеләштерә.

https://tatar-inform.tatar/news/letters/02-03-2021/foat-galimullin-mirhan-eniki-stalinny-t-nkyytl-g-n-s-rend-s-yas-tche-bularak-achyla-5809948

 

Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина