26 февраля 2021
Казан федераль университетында татар теле курслары башланды

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Татарстан – телләр сәясәтен уңышлы алып бара торган республикаларның берсе. Татар телен дөнья күләмендә популярлаштыру буенча бүгенге көндә зур эшләр башкарыла, телебезне өйрәнәләр, телебез белән фәнни яктан кызыксыналар,.

Казан федераль университеты да татар телен таныту юнәлешендә төрле чаралар үткәрә. “Ана теле”  онлайн мәктәбе, “Каюм Насыйри институты” һәм 2011 елдан башлап киң катлам халык өчен оештырыла торган түләүсез татар теле курслары шуның дәлиле булып тора.

Татар теле курслары шәһәр халкы арасында бик популяр. Бу курсларда меңләгән кеше укып чыгып, татар телен өйрәнде, белемнәрен камилләштерде. 2014 елдан курслар “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”  дәүләт программасы кысаларында үткәрелде, ә быел исә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла.

Быелгы курсларның үзенчәлеге – аның Казан федераль университетының Алабуга һәм Яр Чаллы институтларында да үткәрелүе.

Татар теле курсларына килергә теләүчеләр 2021 нче елның 1-21 нче февраль арасында КФУ сайтында теркәлү үттеләр. Шул кыска вакыт эчендә 1000 нән артык кеше курсларга язылды. Соңрак алар, татар телен белү дәрәҗәсен тикшерү өчен, тест эшләделәр. Аларның нәтиҗәсе буенча төркемнәр формалашачак.

25 нче февраль көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында курска йөрүчеләр өчен оештыру җыелышы үткәрелде. Җыелышка килүчеләрне институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов сәламләде. Ул институт турында сөйләде, курсларның тарихы белән таныштырды, тел өйрәнергә теләүчеләргә теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткерде.

Филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова курсларның программасы, эчтәлеге турында сөйләде, эш тәртибен, дәресләр графигын аңлатты.

Татар телен өйрәнергә теләүчеләрне Казан федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалыннан һөнәри үсеш һәм өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе Низамбиева Илдания Илдус кызы сәламләде.

Курсларда дәресләрне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең иң тәҗрибәле укытучылары алып барачак.

Кунаклар алдында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларын берләштергән «Бәйрәм» коллективы чыгыш ясады. Студентларның чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде.

 

Мәгълүматны  гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Ә.Ш.Юсупова әзерләде.

Фото: Татар-информ