25 февраля 2021
КФУ студентлары "Ана теле – 2021" бәйгесендә җиңү яулады!

Башкорт дәүләт педагогика университетының «Ана теле — 2021» XIII Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесендә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары – Гөлназ Әсхәдуллина (10.2-702 төркем) һәм Сиринә Сәхәбиева (10.2-603 төркем) - икенче, Айгөл Габделхакова (10.2-702 төркем) – өченче урын һәм алган студентларны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы доценты Дамир Хөснетдинов әзерләгән.

Гөлназ Әсхәдуллина бишенче сыйныф укучыларына даими һәм контекстуаль антонимнарның төрләре турында дәрес үткәргән. “Онлайн үткәрү традицион дәрескә караганда күпкә уңайсызрак иде. Укучылар антонимнарны рәсемгә карап, җөмлә яки сүзтезмәдән табып, төрләрен билгеләде һ.б. эшләр башкарды. Балаларны күрмәү билгеле бер кыенлыклар тудырды: аларны нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белеп булмый, җанлы аралашу җитми. Жюри әгъзалары барысы да Башкорт дәүләт педагогика университетыннан, алар безнең дәресләрне онлайн карап бәяләде. Унбиш катнашучы: Татарстаннан тыш, Стәрлетамак, Уфадан да студентлар бар иде”, - диде ул.

Аның әйтүенчә, бәйгедә катнашкан һәр кеше дәресе туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Дәресне “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел. Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел” шигаре белән уздырдык. Соңыннан укучылар белән фикер алыштык һәм Kahoot уен платформасында белемнәрен тикшердек”, - диде Гөлназ Әсхәдуллина.

Айгөл Габделхакова сигезенче сыйныфлар белән вакыт хәлен темасын үткән. “Рус мәктәбендә татар телен туган тел буларак өйрәнгән укучылар белән вакыт хәле кергән җөмләләрне рус теленнән татарчага тәрҗемә иттек, төркемнәргә бүленеп эшләдек. Конкурентлык зур иде”, - дип бәяләде ул.

Сиринә Сәхәбиеваның бишенче сыйныфлар белән үткән дәресе фигыльләрнең юклык формасына багышланган. “Икенче гимназия укучылар белән эшләдем. Балаларның игътибарын темага төрлечә юнәлтергә тырыштым: фигыльләр турында кроссворд чиштек, дәреслек һәм видеоязмалар белән эшләдек. Дәрес темасын викторина уздырып ныгыттык”, - дип аңлатты ул.

Бәйге татар теле һәм әдәбияты укытучылары булачак студентларны барлау, аларга ярдәм итү, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәренең абруен күтәрү, студентлар арасында укытучының уңай образын формалаштыру максаты белән үткәрелә.

«Ана теле» бәйгесе бары тик жылы хис-кичерешләр генә калдырган. “Дәресләр дистанцион булса да, шушы көннәр мәңге исебездә калыр”, - диде кызлар. Кызларга киләсе елларда да катнашырга һәм тагын да зуррак үрләр яуларга телибез!

 

Источник информации: 1 курс магистры Зилә Мөбәрәкшина