19 февраля 2021
"Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."

Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең  татар әдәбияты кафедрасы 18 нче февральдә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышының легендар каһарманы, шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан  “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Чарада Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, М.Җәлил премиясе лауреатлары, Югары мәктәпне тәмамлаган Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Р.Х. Мирзаһитов,  мөгаллимнәр һәм студентлар катнашты.

Шагыйрьнең көрәштәшләре, аның кебек меңләгән тоткыннар язмышын, легионнар тарихын өйрәнгән галим, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев чыгышы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Галим Идел-Урал легионының оешу тарихы хакында мәгълүматлар бирде, шушы процесста яшерен оешманың, М.Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең ролен билгеләде, аларның каһарманлыгы турында сөйләде.

Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Н.М.Юсупова үзенең чыгышында Җәлилнең шәхси һәм иҗади бөеклеге мәсьәләсенә тукталды. Шагыйрь мирасының татар поэзиясен, опера сәнгатен үстерүгә, аны  дөньякүләм танытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. “Моабит дәфтәрләре”нең язылу тарихына тукталып, өченче дәфтәр язмышы турында сөйләде. Муса Җәлилнең батырлыгы татар халкының батыр, каһарман, кыю һәм үлемсез булуын тагын бер кат дәлилләде, дип ассызыклады ул.

Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Р.Х. Мирзаһитов М.Җәлилнең юбилеена багышлап Югары мәктәптә үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Юбилей чараларының Казан федераль университеты һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар Институты җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булуын аерым ассызыклап үтте. 

Кичәдә Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары тарафыннан М.Җәлилнең төрле елларда язылган шигырьләре укылды һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарылды.  М.Җәлилнең үз иҗаты кебек үк җылы, мәгълүматлы һәм патриотик эчтәлекле бу кичә студентларның хәтерендә озак сакланыр әле.  

 

Татар әдәбияты кафедрасы