16 февраля 2021
КФУда Татарстан җитәкчеләре өчен икенче тапкыр татар теле курслары оештырылачак

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУда Татарстан җитәкчеләре өчен икенче тапкыр татар теле курслары оештырылачак.

«Җитәкчеләр өчен курсларны марттан башларга уйлыйбыз. Министр урынбасарлары, төрле ведомство, оешма җитәкчеләре өчен шундый ук курсларны оештырырга уйлыйбыз. Исемлекне Президент Аппараты төзи», — диде «Татар-информ»да үткән матбугат очрашуында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә җитәкчеләр өчен дәрес тәртибе төзелә, программалар эшләнелә. «Җитәкчеләр татар теле курсларын ошаткан, алар аны дәвам итүне сорады. Алар өчен без махсус кулланмалар эшләгән идек, төрле дәрәҗәләргә бүлдек: телне белмәүчеләр, урта дәрәҗә һәм татар телендә рәсми чыгыш ясау», — диде декан.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты заказы һәм аларның ярдәме нигезендә ноябрь һәм декабрь айларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның югары даирә җитәкчеләре, министрлар өчен татар теле курслары үтте.

«Узган ел аларны халык алдында татар телендә дөрес итеп чыгыш ясарга, стиль ягыннан төзек җөмләләр төзергә һәм паузалар куеп сөйләшергә өйрәттек. Дәрәҗәле кешеләр курсларга салкын карарлар дип борчылган идек. Киресенчә, билгеләнгән вакытка йөрделәр, бер-ике министр гына, командировкада булу сәбәпле, кайбер дәресләргә килми калды», — дип билгеләп үтте Рамил Мирзаһитов.

Декан дәресләр тәмамланганнан соң, барлык министр һәм җитәкчеләр да комиссия алдында татар телендә чыгыш ясаганнарын әйтте. «Соңыннан алар декабрь һәм гыйнварда үткән коллегияләрдә татар телендә дә чыгыш ясаган. Татар телен белү дәрәҗәләре төрле булса да, без бик шатланып калдык. Президент Аппараты анкета үткәргән һәм җитәкчеләрнең фикерен яздырып алган», — диде ул хәбәрчегә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/16-02-2021/kfuda-tatarstan-it-kchel-re-chen-tatar-telenn-n-ikenche-tapkyr-kurslar-oeshtyryla-5806874

Фото: https://tatar-inform.tatar/photo_galleries/16-02-2021/tatar-tele-kurslaryna-bagyshlangan-matbugat-ochrashuynnan-fotoreportazh-5806827