16 февраля 2021
Бишкек шəһəрендəге Каюм Насыйри үзəгендə Муса Жəлилнең 115-еллыгына багышланган кичə үткəрелде

«Туган тел» оешмасы һəм Казан Федераль Университетының Бишкек шəһəрендəге Каюм Насыйри үзəге 14 февраль көнне күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 115-еллыгына багышланган кичə үткəрде.

Кичəне Каюм Насыйри үзəгенең татар теле укытучысы Шарафутдинова Нурия Салимовна алып барды. Килгəн кунакларны «Туган тел» оешмасы житəкчесе, Гөлсинә  Үлмәскулова сәламләде һәм бəйрəм белəн тəбриклəде. Сайдаева Милана  Бөтендөнья татар Конгрессыннан килгəн хатны укыды. 

Биредә Муса Жəлилнең тормыш юлы хакында сөйләнде, татар теленə өйрəнүче укучылар шагыйрьнең «Моабит дəфтəре» циклыннан булган шигырьлəрен сөйлəделəр. Шулай ук кунаклар  «Моабит дəфтəре» дигəн фильмнан бер өзек карадылар.

Кичә ахырында барлык кунаклар Муса Жəлил сүрəте төшкəн календарь белəн һəм рəхмəт хаты белəн бүлəклəнде. Бəйрəмне тəбриклəп, балаларның əнилəре Муса Жəлил сүрəте төшкəн торт ясап алып килдедəр. Кичəне үткəрергə ярдəм иткэн актив яшьлəрне атап китү урынлы булыр, бу — Таранова Зөлфия, Сайдаева Милана, Алиева Карина һəм Сарабаева Наилə. Мондый алмаш булганда, Бишкек шəһəрендəге татарларның килəчəге якты булыр, дип өметлəник.

Источник информации: Лейсан Шаяхметова