15 февраля 2021
Гуманитар гимназиянең үсеш перспективалары

2021 нче ел  - Татарстанда туган телләр  һәм халыклар бердәмлеге елы. Шул уңайдан ел башыннан республикабызның мәктәп-гимназияләрендә төрле чаралар үткәрелә. 13 нче февраль көнне Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия–интернетта ата-аналар җыелышы  узды. Анда барлык укучыларның әти-әниләре, гимназия җитәкчелеге һәм укытучылары белән бергә район хакимияте башлыгы Энгель Навап улы Фәттахов, КФУ ның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы, доцент Рамил Хәмит улы Мирзаһитов, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова да катнашты.

 Беренче булып Энгель Навап улы Фәттахов сүз алды, һәм ул агымдагы елда гимназиядә булачак үзгәрешләр турында сөйләп үтте: 460 укучылык яңа бина төзеләчәге һәм заманча җиһазландырылачагы, гимназиянең әлеге бинасы башлангыч мәктәп булып калачагы, гимназиядә гарәп теле һәм цифрлаштыру нигезләре укытылачагы  һ.б. Район башлыгы шуны да ассызыклап үтте: Актаныш – татарлыгын саклап калган бердәнбер татар районы. Шуңа күрә дә без яшь буынны милли җанлы итеп тәрбияләргә, төпле белем бирергә, татар, рус һәм инглиз телләрен югары дәрәҗәдә укытырга   тиешбез диде.

Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы исә, җыелышта катнашучыларга КФУ, Филология һәм мәдиәниятара багланышлар  институты турында гомуми мәгълүмат җиткерде, шулай ук  Югары мәктәптәге укыту программаларына, филология һәм педагогик белем юнәлешләрендәге белгечлекләргә, Республика Хөкүмәте кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган проект – билингваль һәм полилингваль әзерлекле төрле предмет укытучыларын әзерләү программасына аерым тукталды. Актаныш мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә КФУ да шушы белгечлекләр буенча югары белем алучы студентларның уңышлары турында да әйтеп үтте.

Кадрия Фәтхуллова туган телебезне саклау, үстерү, дөньяда тарату һәм таныту  мәсьәләренә тукталды, балаларда ана телебезгә карага мәхәббәт булдыру, аларда милли горурлык тәрбияләүнең мөһимлегенә басым ясады. Җыелышта шулай ук гимназия директоры Венера Хәмәтнәсих кызы Хаева- Хәммәтҗанова һәм аның урынбасарлары гимназия укучыларының ирешкән уңышлары һәм хәл ителәсе проблемаларга тукталдылар. Актаныш гуманитар гимназиясендә оештырылган ата-аналар җыелышы һәркем өчен эчтәлекле һәм  файдалы булды.

Мәгълүмат чыганагы: гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты К.С.Фәтхуллова