08 февраля 2021
8 нче февраль – Фән көне

8 нче февраль – Россия Фән көне уңаеннан Казан федераль университеты студентлары Униксның концертлар залында үткәрелгән  зур истәлекле чарада катнаштылар.

Фәнгә багышланган бәйрәмдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” дип аталган фәнни түгәрәкнең эшчәнлеген Казан федераль университеты ректоры  Гафуров Илшат Рәфкать улына тәкъдим иттеләр. Студентлар фәнни түгәрәкнең эшчәнлеге, максатлары белән таныштырдылар, түгәрәк кысасында үткәрелгән төрле чаралар, очрашулар, түгәрәк өстәлләрнең татар теле белеме өлкәсенә караган мәсьәләләргә багышлануын әйттеләр.

Бүгенге көндә фәнни түгәрәк яңа бер юнәлеш – сөйләм теле үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Студентлар Илшат Рәфкать улына студент елларының хәзерге студент елларыннан нәрсә белән аерылуы турында сорау бирделәр. Түгәрәкнең гамәли ягын күрсәтеп, И.Р. Гафуровның сөйләм теленә лингвистик анализ ясадылар.

Казан федераль университеты ректоры И.Р. Гафуров һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Р.Р. Җамалетдинов фән сөючеләргә киләчәктә фәнни уңышлар теләп калдылар.

Татар теле белеме кафедрасында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән студентларның  фәнни түгәрәге  2020 нче елда гуманитар һәм социаль фәннәр арасында «Тел һәм мәдәниятләрне саклау» номинациясенә лаек булды. Фәнни түгәрәктә катнашучы студентлар – Бөтенроссия, Халыкара фәнни-гамәли конференция җиңүчеләре һәм призерлары. Без алар белән горурланабыз һәм уңышлары дәвамлы булыр, дип өметләнеп калабыз.
 

Мәгълүматны  татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева,  2 курс студентлары Л. Алембикова, РГыйләҗева әзерләделәр.