13 февраля 2021
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Россиядә Фән һәм технологияләр елы башлануын бәйрәм итү акциясенә кушылды

2021 елның 12 февралендә Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 10-11 сыйныф укучыларына “Борынгы төрки язмачылык” темасына фәнни-популяр лекция укылды. Әлеге чараны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Нуриева Фәнүзә Шәкүр кызы уздырды. Үзенең чыгышында ул төрки халыкларның бик борынгы заманнардан бирле дәүләт цивилизациясенә һәм шуңа бәйләнешле язма мәдәнияткә ия булулары, төрки рун алфавиты хакында сөйләде. VII гасырда ташларга язылган истәлекләрне уку, рун хәрефләренең серен ачу XIX гасыр ахырында гына мөмкин булуын һәм  аның дөньякүләм фәнни ачыш буларак бәяләнүен билгеләп үтте. Идел  буенда рун язуының таш, тимер, балчык савытларда, нәсел тамгаларында, кләймәләрдә теркәлеп калуын һәм бүгенге көнгә кадәр килеп җитүен күпсанлы  слайдлардагы рәсемнәр белән дәлилләде. Бу тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Чыгышы ахырында Фәнүзә Шәкүр кызы Нуриева укучыларны татар халкының традицион мәдәниятен, тарихын, телен өйрәнүгә бәйле фәнни эшләр язарга, университетта укучылар өчен уздырыла торган конференцияләрдә катнашырга чакырды. 

Әлеге чара Россиядә Фән һәм технологияләр елы башлануын бәйрәм итү акциясе кысаларында уздырылды.

 

Мәгълүмат чыганагы: филология фәннәре докторы, татар теле белеме кафедрасы профессоры Ф.Ш. Нуриева, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбенең фәнни эшчәнлек буенча декан урынбасары А.Ф. Юсупов