22 декабря 2020
"Алтын боҗра" буенча сәяхәт!

2020 елның 17 ноябре көнне  «УНИКС»ның кече залында «КФУның иң яхшы академик төркеме» бәйгесендә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең 10.2-801 төркеме 2020 ‒ 2021 уку елының җиңүчесе итеп игълан ителде. Алар «Россиянең алтын боҗрасы»  буенча сәяхәткә юллама белән бүләкләнде.

14 ‒ 18 декабрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында белем алучы 10.2-801 төркем студентлары Россиянең 6 шәһәрендә сәяхәт итеп кайттылар. 5 көн эчендә алар: Суздаль, Владимир, Бөек Ростов, Ярославль, Кострома, Иваново шәһәрләрендә булып өлгерделәр. 

1967 елда Юрий Бычков «Советская культура» газетасы биреме белән Владимир өлкәсе шәһәрләре буйлап сәяхәт турында мәкаләләр циклы язарга китә. Кире кайтканда, ул, Ярославль аша үтеп, юлын боҗра рәвешендә төгәлләргә була. Шул рәвешле, Россиянең 8 шәһәре кергән «Россиянең алтын боҗрасы» («Золотое кольцо России») маршруты барлыкка килә. Әлеге шәһәрләрнең һәркайсы үзенең тарихы һәм истәлекле урыннары белән килгән кунакларны һәм сәяхәтчеләрне сокландыра.

Студентларга Суздаль үзенең агач төзелеш сәнгате музее белән истә калды. Ачык һавада XVII ‒ XVIII йөзләрдәге чын корылмалар җыелган: храмнар, матди яктан нык һәм урта хәлле крестьян өйләре, сәүдәгәр йортлары һәм хәтта тегермәннәр дә. Хезмәткәрләр чорның җиһазларын туплаганнар һәм шуның белән килгән кунакларны XVII ‒ XVIII йөз мохитенә алып кайталар. Владимир исә ике гасыр дәвамында Төньяк ‒ Көнчыгыш Русьның номиналь башкаласы булган. Ул үзенең Успенский соборы белән дан тота. Аны Владимир Богоматерь иконасын саклау өчен төзегәннәр, ул дәүләт яклаучысы булып саналган. Бүген Успенский соборы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Аның ак таш стеналары юка фрескалар белән капланган, алар арасында Андрей Рублевның эшләре дә бар.

Русиянең иң борынгы шәһәре ‒ Бөек Ростов ‒ үзенең XVII гасырдан сакланган Кремле белән истәлекле. Кремль ансамблендә Успенский собор урнашкан – ул Россиянең иң матур гыйбадәтханәсе булып санала. Ярославльдә барлык туристлар беренче эш итеп шәһәрнең тарихи үзәгенә ‒ Илья пророк чиркәвенә юл тоталар. Бу чиркәүнең ап-ак стеналары, яшел гөмбәзләре һәм чуар йөзлекле тышкы фасады безнең көннәргә кадәр беренчел рәвештә диярлек сакланган. Костроманың төп истәлекле урыны - ак таштан төзелгән Ипатьев монастыре, «Романовлар династиясенең бишеге», анда Михаил Романов патшалыкка сайланган. Аның төп гыйбадәтханәсендә, Троицкий соборында ‒ Гурий Никитинның күптөсле фрескаларын һәм барокко стилендәге биш яруслы алтын иконостасны күрергә була. Иваново калганнарга караганда күпкә яшьрәк шәһәр булып санала, шуңа карамастан аның да истәлекле урыннары шактый күп. Шәһәр кунаклары өчен биредә Октябрь инкыйлабына кадәрге йортлар, конструктивизм стилендә төзелгән биналар, шулай ук Д.Г. Бурылинның зур музей коллекциясе, эшчеләрнең социаль азатлык хәрәкәте белән бәйле күренешләр һәм башкалар тәкъдим ителә.

«Алтын боҗра» ‒ борынгы рус халкы мәдәниятенең күрсәтмә энциклопедиясе! Студентлар шәһәрләр тарихы турында бик күп яңалык алып, тарихи-мәдәни белемнәрен яңартты. Академик төркем, искиткеч бай тарихи истәлекләрне күрү мөмкинлеге тудырып, барлык уңайлыкларны булдырган һәм күңелле ял бүләк иткән КФУ һәм ИФМК җитәкчелегенә, әлеге чараны оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерә. Әлеге вакыйга аларның күңелендә мәңгелеккә истә калырлык булды!

 

Мәгълүматны 10.2-801 нче төркем студентлары һәм куратор Т.Гыйлаҗев әзерләде