18 декабря 2020
Казан университетында тюркология

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы, тюркология  лабораториясе Казан тюркология мәктәбенең тарихына, бүгенге торышына багышланган даими онлайн семинарлар уздыра башлады.

2020 нче елның 17 нче декабрендә беренче семинар булды. Ул “Казан университетында тюркология” дигән темага багышланган иде. Төп доклад белән  гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова чыгыш ясады. Ул Казанда тюркология мәктәбе барлыкка килү, аны оештырган галимнәр,  тюркологиягә багышланган фәнни хезмәтләр хакында сөйләде. Шулай ук докладта танылган тюркологлар М.А. Казем-Бек, И.Н. Березин, М.М. Мәхмүтов, Н.Ф. Катанов һ.б. турында мәгълүмат җиткерде. Тарих белән бергә Казан федераль университетында тюркология фәненең бүгенге хәленә дә зур игътибар ителде. Тюркология кысаларында оешкан һәм хәзер дә шул традицияләрне дәвам иткән фәнни мәктәпләргә аерым тукталып, профессор Ә.М. Ахунҗанов  җитәкләгән тарихи-чагыштырма тел белеме фәнни мәктәбе, профессор М.З. Зәкиев  җитәкләгән татар теле белеме  фәнни мәктәбе (синхрония и диахрония), профессор Ф.С. Сафиуллина торгызган һәм җитәкләгән лингвометодика фәнни мәктәбе, профессор Р.Р. Җамалетдинов оештырган һәм нигез салган татар-төрки лингвокультурология фәнни мәктәбе, профессор Г.Ф. Саттаров  нигезләгән төрки-татар ономастика мәктәбе хакында тулы мәгълүмат бирелде. Шулай ук тюркология юнәлешендәге проектлар турында да сүз булды. “Каюм Насыйри институты”, “Ана теле” онлайн мәктәбе, “Tatarica” журналы турында тыңлаучыларга кызыклы информация җиткерелде.

Онлайн семинарда 68 кеше катнашты. Тыңлаучылар арасында Казан федераль университеты галимәре һәм студентлары,  Уфа, Чабаксар югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары, Каюм Насыйри институты үзәкләре вәкилләре, Төркия, Казахстан, Кыргызстан галимнәре бар иде.

Семинардан соң кызыклы фикер алышулар булды. Сөхбәтләрдә Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Нурия Усманова, Каюм Насыйри институтының Бишкек үзәге методисты Нурия Шәрәфетдинова катнашты. Бер төркем тыңлаучылар үз фикерләрен семинар чатыны яздылар.

Бу семинар югары дәрәҗәдә үтте. Киләчәктә дәвам итәр һәм Казан тюркология мәктәбе эшчәнлеген һәрьяклап ачар дип уйлыйбыз.

 

Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Г.Р. Мөгътәсимова