16 декабря 2020
Татарстан китап нәшриятында очрашу узды

14 нче декабрь көнне татар филологиясе факультетында укучы 10.2-701 нче төркем студентлары журналист, галим (филология фәннәре кандидаты), татар шагыйре Ленар Миңнемөһим улы Шәехов белән Татарстан китап нәшриятында очрашу узды.

Ленар Шәех безгә  Татарстан китап нәшрияты турында тулырак сөйләде, матур әдәбият әсәрләре белән таныштырды. Әлеге нәшриятта ел саен басмага ике йөздән артык исемдә ярты миллион данә китап әзерләнә. Халкыбызның мәдәни, тарихи җәүһәрләре булырдай сыйфатлы, зәвыклы, эчтәлекле, мәгънәле китапларыбыз – олы мирасыбызның кабатланмас байлыгы. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен матур әдәбият әсәрләре, дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар, белешмә-сүзлекләр нәшер ителә. Татарстан китап кибетләрендә 1500 исемдә китап бар.  

Очрашу бик җанлы һәм күңелле үтте. Ленар Миңнемөһим улы яшь булуына карамастан, үзэшчәнлек өлкәсенә җаваплы карый. Бүгенге көндә ул бик күп тәрҗемә әсәрләре өстендә эшләүләрен искәртеп үтте. Әлеге эшне гамәлгә ашыру өчен зур көч һәм җаваплылык кирәк, чөнки әлеге хезмәт татар халкы өчен бик кыйммәтле.

Шагыйрь буларак,  Ленар Шәех үзенең иҗаты турында сөйләде, хәтта  шигырен безгә укып та күрсәтте. Без зур кызыксыну белән нәшриятта чыккан күп кенә китаплар белән таныштык, төп нөсхә  белән тәрҗемә вариантын чагыштырып анализ ясадык.

Шулай ук очрашуны оештырган укытучыбыз Сибгатуллина Миләүшә Рәфис  кызына да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әлеге фидакарь хезмәт югалмасын һәм еллар дәвамында үсә, байый барсын дигән теләктә калабыз.

 

Мәкалә авторы: 10.2-701 нче төркем старостасы Миннекеева Айзилә.