03 декабря 2020
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары "Тәртип FM" хезмәткәрләре Айваз Садыров һәм Ризәлә Исмәгыйлева белән очрашуда катнаштылар

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы бүлегенең беренче, икенче курс студентлары "Тәртип FM" хезмәткәрләре Айваз Садыров һәм Ризәлә Исмәгыйлева белән очрашуда катнаштылар. Журналистика өлкәсенең серләренә төшенергә теләгән укучылар өчен бу чара бик күп файдалы һәм кызыклы мизгелләргә бай булды.

Очрашу җылы әңгәмә рәвешендә башланып китте. Иң беренче чиратта, Ризәлә апа Исмәгыйлева "Үткән белән бүген арасында серле күпер килә саласы" дигән шигарьне алга сөргән "Тәртип FM" тарихы турында сөйләде. Радио катлаулы һәм киртәле юлларны үтеп, бүгенге көндә киләчәккә йөз тотып эшли. Аның максаты - татар телендә эшләүче региональ радиостанцияләр арасында өчлеккә керү; заманча технологияләр кулланып, яңа проектлар булдыру.

Айваз абый Садыров исә чараның башында ук "креатив мөгаллим" буларак таныштырылды. Чынлап та, аның үз-үзен тотышы, сөйләү рәвеше, аудитория белән элемтә урнаштыру стиле зур осталыкка ия булуын күрсәтте. Кечкенә чагында ук баш калкыта башлаган сәләтенә өстәп, искиткеч дәрәҗәдәге тырышлыгы һәм үҗәтлеге аңа чын журналист исеменә лаек булырга ярдәм иткән.

Кунаклар үзләре турында берникадәр сөйләгәннән соң тормышка, журналистикага кагылышлы фикерләрен җиткерделәр. "Үз эшен яхшы белгән хәбәрче, телерадио алып баручы өчен тәҗрибә һәм гыйлем генә түгел, тәрбия дә мөһим. Шәхесне кимсетүдән сакланырга кирәк," - дигән уй белән уртаклашты Ризәлә апа Исмәгыйлева. Айваз абый Садыров исә мотивация уятырлык көчле һәм үтемле сүзләре белән студентларның күңелләрендә яшәгән хыялларга канат куйды. "Теләкләрегезне конкрет формалаштырыгыз, үзегезнең дәрәҗәгезне белегез. Һәм онытмагыз: чаялыкны үзеңдә тәрбияләп була,"- диде ул.

Радиода эшләүнең төп авырлыгы нәрсәдә, дип сорагач, кунакларның җаваплары төрле булды, ләкин һәр икесе дә җөмләне: "Яратканга күрә авырлыгы күренми",- дип тәмамладылар. Студентлар белән сорау-җавап форматындагы әңгәмәдә блогерлык, социаль челтәрләр, аудитория туплау кебек актуаль мәсьәләләр телгә алынды. Ә соңгы минутларда кунакларга блиц-сорау уены тәкъдим ителде. Көтелмәгән борылышларда алар каушап калган кебек тоелсалар да, студентлар әзерләгән "имтихан"ны бик яхшы биреп чыктылар.

Журналистика өлкәсенә битараф булмаган һәрбер кеше әлеге очрашудан үзенә ниндидер яңалык ачты, киләчәктә юлдан тайпылмас өчен, илһамланып яңа максатлар куйды. Бу чараны оештырган гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Нәбиуллина Гүзәл  Әмир кызына; тәжрибә уртаклашуга ачык булган Ризәлә апа Исмәгыйлева һәм Айваз абый Садыровка зур рәхмәт! Алда яңа очрашулар көтсен!

 

Алинә  Хәбибуллина, 10.2-901 гр.

Мәгълүматны гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Г.Ә. Нәбиуллина әзерләде.