13 ноября 2020
2020 елның 11 ноябрендә Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары "Татмедиа" һәм "Татар информ" АҖ генераль директоры Шамил Мөхәммәтович Садыйков һәм "Татар-информ"ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Нурмөхәммәтович Латыпов белән очраштылар

2020 елның 11 ноябрендә Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге 45.03.01 «Гамәли филология: Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» программасы юнәлешендә укучы беренче курс студентлары "Татмедиа" һәм “Татар информ” АҖ генераль директоры Шамил Мөхәммәтович  Садыйков һәм "Татар-информның" татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Нурмөхәммәтович Латыпов белән очраштылар. Әлеге очрашуны гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы оештырды. Мәгълүм булганча, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре агентлыгы белән берлектә әзерләнгән бу программа татар филологиясе, мәгариф һәм мәдәният, медиатармакларда, реклама, җәмәгатьчелек, редакторлык эше өлкәләрендә һөнәри эшчәнлек алып барырга сәләтле белгечләр әзерләүне максат итеп куя. 

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкатович, Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Мирзаһитов Рамил Хәмитович  белән булган эшлекле әңгәмәдә алга таба “Татмедиа” белән берлектә хезмәттәшлек итү һәм студентларны гамәли журналистика эшчәнлегенә җәлеп итү хакында фикер алыштылар. “Татмедиа” агентлыгы карамагындагы массакүләм мәгълүмат чараларында тәҗрибә мәйданчыгы булдыру, әлеге тармакның әйдәүче белгечләреннән белем алу, журналистлар белән мастер-класслар үтү, радио һәм телестудияләрдә тәҗрибә туплау мөмкинлекләре каралды.

Студентлар белән очрашу барышында Шамил Мөхәммәтович Садыйков татар журналистикасы өлкәсендә әзерлекле кадрлар җитмәү проблемасы билгеләп, «Безнең барыбызның да максатыбыз бер: безгә лаеклы журналистлар кирәк. Татар халкының публицистикасын журналистикасыз күз алдына китерү кыен. "Татмедиа" да журналистлык эшчәнлеге өчен юнәлешләр бик күп, бу юнәлешне үстерү өчен менә дигән платформа һәм институт белән бергә һөнәри белгечләр әзерләнәчәк», - дип әйтте. Институт директоры Рәдиф Рифкатович Җамалетдинов студентларның татар басма, электрон массакүләм чаралары, радио, телевидение журналистлары белән тыгыз элемтәдә  торып, журналистика серләренә тирәнрәк төшенерләр дип белдерде.

Студентларның беренче осталык дәресләре кызыклы һәм файдалы узды, дәрес тәмамланганнан соң, студентлар үзләрен кызыксындырган темалар буенча сораулар бирделәр.

 

Язманы гомуми тел белеме һәм тюркология

доценты Г.Ә.Нәбиуллина һәм А.З.Хикмәтова әзерләделәр.