13 ноября 2020
Студентларның "Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары" дигән фәнни түгәрәге, телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендә, иң яхшы түгәрәк дип танылды

12нче ноябрь көнне КФУның "УНИКС" концертлар залында студентларның иң яхшы фәнни түгәрәкләрен бүләкләү тантанасы узды.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән студентлар фәнни түгәрәге, гуманитар һәм социаль фәннәр арасында «тел һәм мәдәниятләрне саклау» номинациясенә лаек булды.

Түгәрәкнең фәнни җитәкчесе, КФУның татар теле кафедрасы доценты Һадиева Гөлфия Камил кызына эшне югары дәрәҗәдә оештырулары һәм студентлар фәнни түгәрәгенең эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!