06 ноября 2020
Татарстан Республикасының Конституциясе көне

Хөрмәтле дуслар, Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итэ!

28 ел элек – 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты.

Татарстан республикасы Конституциясе җиде кисәк, дүрт бүлек һәм 126 статьядан тора. Аның беренче кисәге Конституция төзелешенә багышланган. Икенче кисәк кеше хокукларын яклау һәм тану турында. Алар – шәхси, сәяси һәм икътисади хокуклар, тормышка, иреккә, сайлауга һәм сайлануга хокуклар.

Өченче кисәктә республиканың административ-территориаль төзелеше билгеләнелә.Республика Конституциясенең дүртенче кисәге дәүләт хакимиятен оештыру мәсьәләләрен җайга сала. Татарстан Конституциясендә җирле үзидарә турында да аерым – бишенче бүлек бар. Алтынчы кисәк Татарстанның дәүләт символлары һәм аның башкаласы турында. Татарстан республикасы Конституциясенең җиденче кисәге Татарстан республикасы Конституциясен кабул итү һәм аңа үзгәрешләр, өстәмәләр кертү тәртибен җайга сала. 

Бәйрәм котлы булсын!