05 ноября 2020
Тел сагында – көчле рухлы галимә

Гомер дәрьясының туктаган мизгеле юк. Ага да ага ул. Һәрбер кешенең язмышы үзенчә, үзгә, кабатланмас була. Күренекле галимә, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Рәис кызы Галиуллина  –  гомер юлында үз урынын табуы, үз сукмагында эшләнергә мөмкин игелекләр күрсәтә алуы белән күпләргә үрнәк булырлык. Ул үзенең 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Гөлшат Рәис кызы 1970 нче елның 5 ноябрендә Мөслим районы Югары Табын авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1986-1989 нче елларда Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. Югары белем алу максаты белән, һәр нәрсәне белергә, һәр күренешнең асылына төшенергә омтылып, Казан дәүләт университетының филология, тарих һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга килә. 1994 нче елда университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм аспирантурага кала. Филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры, күренекле тел галиме, ономаст, төрки дөньяга билгеле  Гомәр Фәиз улы Саттаров җитәкчелегендә татар теленең антропонимик системасын – кеше исемнәренең кулланышын өйрәнә. 1999 нчы елда «ХХ йөз татар антропономиясе (кеше исемнәре мисалында)» дигән темага  кандидатлык диссертациясе, ун елдан соң «Лингвокультурологик аспектта татар антропонимиясе» (2009) дигән темага докторлык диссертациясе яклый. 2008 нче елдан хәзерге татар теле кафедрасы мөдире, 2012 нче елда Казан федераль университетының хәзерге татар теле афедрасы профессоры, 2015 нче елда татар теле белеме кафедрасы җитәкчесе, 2018 нче елда профессор гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Гөлшат Рәис кызының үз алдына төгәл һәм ачык максат куеп, зур тырышлык белән эшләү нәтиҗәсендә ирешелгән казанышлары ул. Гөлшат Галиуллина – иҗади фикерле, гаять максатчан эшләүче, фәндә тирәнлекне һәм төгәллекне ярата.

Тел ул – мәгълүмат туплауның һәм тапшыруның иң кулай алымы. Тел ярдәмендә кешелек җәмгыяте гасырлар дәвамында белем туплаган һәм килер буыннарга мирас итеп калдырган. Нәкъ менә язма тел булганга күрә, без үзебезгә кадәр яшәгән ерак бабаларыбызның кайда һәм ничек, ни уйлап яшәгәннәре, тормыш-көнкүреше турында беләбез. Язма мирас бик кыйммәт. Үзеңнән алда тупланган белемнәрне барлап, аларга яңа сулыш өреп, киләчәк буыннарга фәнни рәвештә тәкъдим итәргә кирәк. Гөлшат Рәисовнаның фәнни эшчәнлеге аның хезмәтләрендә – күп санлы мәкаләләрендә, китап-дәреслекләрендә, методик әсбапларында, мәктәп дәреслекләре һәм программаларында чагыла. Галимәне татар теленең кулланылыш өлкәсенә караган һәр мәсьәлә кызыксындыра: лексикология, ономастика, морфология, лингвокультурология, социолингвистика, татар теленең гомумхалык сөйләме дә, әдәби формалары, татар һәм рус телләренең бер-берсенә булган йогынтысы да... Гөлшат Рәисовна тарафыннан татар кеше исемнәренең кулланышы турында «Личные имена татар в XX веке» (2000),  «Татарско-русский словарь личных имен и фамилий. Татарча-русча кеше исемнәре һәм фамилияләр сүзлеге» (авт. Саттаров Г.Ф., Ганиев Ф.А., Абдуллин И.А., Галиуллина Г.Р.) (2006), «Татарские личные имена в контексте лингвокультурных традиций» (2008),  «Хәзерге татар гаиләләрендә исем сайлау традицияләре» (2010),  «Тюрко-татарская лексика как проекция национального менталитета» (авт. Галиуллина Г.Р.,Юсупова А.Ш., Хадиева Г.К.Денмухаметова Э.Н.) (2011) һ.б. монографияләре һәм сүзлекләре язылган; башка авторлар белән берлектә чыккан «Геодемографическая инфраструктура села: локальное измерение. Пестречинский муниципальный район Республики Татарстан (социологический анализ)» (2013),  «Мордовия Республикасы һәм Пенза өлкәсе татарлары: диалектология һәм халык авыз иҗаты материаллары» (2015), «Современная татарская разговорная речь: идентификационные признаки и социальная дифференциация» (2020) хезмәтләре, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы белән берлектә башкарылган «Татар лексикологиясе» өч томлык хезмәте дөнья күргән. «Хәзерге татар гаиләләрендә исем сайлау традицияләре» дип аталган хезмәт шактый еллар ЗАГС бүлекләрендә аерым урында торды. Бу аңлашыла да. Татарлар элек-электән исем кушуга игътибарлы булганнар. Татар гаиләләрендәге традицияләрне саклау, алар турында язу һәм халыкка җиткерүдә Гөлшат Рәисовнаның өлеше зур.

Гөлшат Рәисовнаның яңадан-яңа фәнни проектлары бар. Ул студент, магистр, аспирантларының белемгә омтылуларына янып яши, үзе белем алган шөһрәтле университетның традицияләрен саклауга, аның данын арттыруга  лаеклы өлешен кертә. Аның җитәкчелегендә өч фән кандидаты, биш магистрлык диссертациясе якланган. Шәкертләрен ул таләпчәнлеге һәм җылы карашы белән тәрбияли. Гыйлем дөньясына аяк атлаган һәркем өчен, иң беренче чиратта, остазының, укытучысының нәкъ шушы сыйфатларга ия булуы кирәктер.

Гөлшат Рәис кызының тормыш юлында терәге булган акыллы, мәһабәт гәүдәле ире янәшә атлый. Галимә бер үк вакытта – назлы һәм нәзакәтле ана; кайгыртучан, мәхәббәтле хатын. Аларның йолдыз гыйлемен өйрәнүче уллары Илһам, бүгенге көндә Германиядә аспирантурада белем ала.

Галимәнең үзенә җәлеп итеп торган үзенчәлеге бар. Ул – зәвыклылык. Киемдә, сөйләмдә, үз-үзен тотышында. Эшлекле ханымнарга хас булганча кыска итеп киселгән кара дулкын чәчләре, җитди стильдәге костюм, искиткеч зәвыклы туфлиләр кафедра мөдиренә аерым ихтирам уята. Эшлекле ханым шундый булырга тиеш. XXI гасырның шау-шулы, даулы елларында илле яшьлек юбилеен каршы алучы татар теле белеме кафедрасы мөдире шундый көчле рухлы булырга тиеш.

Хөрмәтле Гөлшат Рәисовна! Без, сезнең хезмәттәшләрегез, гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сез тормыш юлында зур казанышларга ирештегез, боларның барысы да – шәхси тырышлык һәм алга омтылу нәтиҗәсе. Киләчәктә уңышлар насыйп булсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм гаилә бәхете телибез! Бәйрәмегез мөбарәк булсын!  

 

Татар теле белеме кафедрасы укытучылары исеменнән

Гөлфия Һадиева һәм Халисә Ширмән