03 ноября 2020
Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, педагоглар!

Сезне 6 ноябрь көнне Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Ачык ишекләр көненә катнашырга чакырабыз. Әлеге чара Казан шәһәре, Татарстан ур., 2 йорт адресы буенча узачак.

Чара барышында Институт җитәкчелеге һәм югары мәктәп вәкилләре яңа һәм инде гамәлгә ашырыла торган белем бирү программалары, кабул итү шартлары, уку процессының үзенчәлекләре, шулай ук студентлар тормышы турында сөйләячәкләр. Сез Институт хезмәткәрләренә үзегезне кызыксындырган барлык сорауларны бирә аласыз.

Без сезне Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендэ көтеп калабыз!

Әлеге югары мәктәп базасында татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә кадрлар, Татарстан Республикасы Милли мәгариф оешмалары өчен төрле профильләр буенча билингвал һәм полилингвал укытучылар, шулай ук дизайн һәм музыка өлкәсендә бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү гамәлгә ашырыла.

Программада:

10: 00 Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе.

11: 00 - Лев Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе.

12:00 - И.А. Бодуэн де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара багланышлар югары мәктәбе.

Сезне Ачык ишекләр көнендә күрергә шат булачакбыз!

Белешмә өчен:

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты – Казан федераль университетының әйдәп баручы һәм иң эре институтларыннан берсе. Бүгенге көндә институтта 25 илдән 4500дән артык студент белем ала.

Эпидемиологик хәлгә бәйле барлык саклык чараларын үтәвегезне сорыйбыз.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843) 293-94-43, 8(843) 221-33-64

Планируемая дата события: 06.11.2020