03 ноября 2020
Алиш укулары

Мәскәү шәһәрендә Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткән мәктәп бар. Анда утыздан артык милләт балалары белем ала. Татар теле дәресләре башлангыч сыйныфларда атнага 1 сәгать күләмендә өйрәнелә. Өлкәнрәк сыйныфларда укучы балалар өчен “Татарча өйрәнәм” исемле әдәби түгәрәк эшли. Шуның өстәвенә, 2014 нче елдан бирле  мәктәп бинасында урнашкан Каюм Насыйри үзәге дә татар телен өйрәнү ихтыяҗын канәгәтләндерүгә хезмәт итә. Үзәктә һәрдаим тәрле чаралар узып тора: татар язучылары,  шагыйрьләр һәм сәнгать хезмәткәрләре белән очрашулар; төрле әдәби кичәләр, шигырь бәйгеләре һ.б.

Сентябрь – октябрь айларында башлангыч сыйныф укучылары өчен Алиш укуларын уздыру да традиция булып китте. Узган айның 29 октябрендә 4Б сыйныф укучылары өчен күренекле балалар язучысы, Муса Җәлилнең дусты һәм көрәштәше Абдулла Алишка багышланган класстан тыш уку дәресе үтте. Балалар күренекле  язучының тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге һәм китаплары белән таныштылар.

Дәрес ахырында язучы иҗат иткән әкиятләр буенча эшләнгән мультфильмнар карагач, укучы балаларда әкият герйларын рәсемгә төшерү теләге дә барлыкка килде.

Үзәкнең методисты Саитова Л.Ф.