26 октября 2020
Халыкара фәнни-гамәли онлайн-конференция нәтиҗәле узды

2020 елның 22-25 нче октябрь көннәрендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Шәрык һәм Гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Институт базасында елда үткәрелә торган бу фәнни чара быел, мәгълүм сәбәпләр аркасында, беренче тапкыр онлайн форматында узды.

Онлайн-конференцияне Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов ачты. Ул, онлайн-конференциядә катнашучыларны Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов исеменнән котлаганнан соң, глобальләштерү һәм тиз үзгәрүчән дөнья шартларында төрки халыкларның мәдәниятен, әдәбиятларын һәм телләрен саклап калуда бу чараның зур әһәмиятен билгеләде һәм аның эшендә уңышлар теләде. Төрки дәүләтләр һәм Россия Федерациясе югары уку йортлары галимнәренең тантаналы сәламләү сүзләреннән соң, үткәрелгән пленар утырышта күренекле галимнәрнең докладлары тыңланды.

Конференциядә Россия Федерациясенең төрле төбәкләре Татарстан, Башкортостан, Мордовия, Төмәннән һәм Казахстан, Әзербайҗан, Иран, Үзбәкстан, Каракалпакстан, Кыргызстан, Таджикстан, Кырым һәм Адыгей республикаларыннан 110 нан артык галимнәр, докторантлар, аспирантлар, фәнни җитәкчеләре белән берлектә магистрлар катнашты.

Онлайн-конференция кысаларында “Шәрык һәм Гареб: әдәбият һәм мәдәниятләренең үзара йогынтыларының аспектлары”, “Шәрык һәм Гареб фәлсәфи-эстетик фикере контекстында әдәби-гыйльми эзләнүләр”, “Дөнья мәдәнияте контекстында төрки халыкларның фольклористикасы”, “Әдәби текст: тел, стиль һәм структура” секцияләре утырышлары эшләде. Аларда төрки халыкларның фәнни-гыйльми, әдәби-тарихи һәм культурологик аспектларда әдәбият һәм мәдәниятләренең актуаль проблемалары; тел гыйлеме һәм тюркологиянең көнүзәгендәге мәсьәләләре тикшерелде.

«Шәрык һәм Гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате» онлайн-конференциясе, зур фәнни һәм мәдәни вакыйга буларак, Россия Федерациясе һәм төрки дәүләтләре галимнәре арасында үзара мәгълүмат һәм фәнни тикшеренү нәтиҗәләре алмашуга ярдәм итте. Чарада галимнәр белән киләчәктә гыйльми хезмәттәшлек итү һәм иҗади аралашу, рухи һәм мәдәни багланышларны ныгыту юллары билгеләнде.

Мәгълүматны татар әдәбияты

кафедрасы доценты Т.Ш. Гыйлаҗев әзерләде