05 октября 2020
Хөрмәтле коллегалар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм!

Укытучы – дөньядагы иң җаваплы һәм абруйлы һөнәрләрнең берсе. Нәкъ укытучы укучыга белем һәм әхлак нигезләрен сала, кеше, гражданинның шәхесе формалашу өчен шартлар тудыра. Педагогик хезмәт ветераннарына мәгариф системасын үстерүгә, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык эшләрегездә дә уңышлар телим!

 

Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов