17 сентября 2020
Галимнәр продигиозин нигезендә нанокомплекс ясаганнар

Мәкалә: Selective Cytotoxic Activity of Prodigiosin@ halloysite Nanoformulation

Авторлар: Ivan Guryanov, Ekaterina Naumenko, Farida Akhatova, Giuseppe Lazzara, Giuseppe Cavallaro, Läysän Nigamatzyanova, Rawil Fakhrullin

Журнал: Frontiers in Bioengineering and Biotechnology

Нәшрият: Frontiers

Мәкаләдә продигиозин нигезендә ясалган нанокомплекс, шулай ук аның яман шеш күзәнәкләренә һәм нормаль күзәнәкләргә ясаган тәэсире турында хәбәр ителә. Продигиозин тутырылган һәлосайт нанокөпшәләре Сасо-2 (кешенең эпителиаль колоректаль аденокарциномасы күзәнәкләре) һәм юан эчәк яман шеше күзәнәкләренең (HCT116) пролифератив активлыгын тоткарлый – авторлар шуны ачыклаганнар. Сасо-2 күзәнәкләрен продигиозин тутырылган һәлосайт нанокөпшәләре белән эшкәрткәннән соң, күзәнәкләрдә F-актинның сафтан чыгуы күзәтелгән. Нанокомплексның яман шеш күзәнәкләренә (Caco-2, HCT116) һәм нормаль күзәнәкләргә (MSC, HSF) ясаган тәэсирен чагыштырганнан соң, шуны фаразларга мөмкин: нанокомплексның цитотоксик һәм генотоксик активлыгы сайланма рәвештә бара.