11 августа 2020
"Биолог язмалары": "Идел" яшьләр журналында мәкалә

“Идел” яшьләр журналының август санында лабораториябезнең лаборант-тикшеренүчесе Шәйхелова Сәрбиназ Фәнис кызының мәкаләсе басылып чыкты. “Биолог язмалары” исемле мәкаләдә Сәрбиназ Шәйхелова яшь биологларның кызыклы тормышы, җәйге практика мизгелләре, конференцияләрнең үзенчәлеге һәм табигый фәннәр юнәлешендә хезмәт куйган кайбер татар галимнәре (Әхмәт Бакый улы Халидов, Хәлимә Мөхетдин кызы Корбангалиева) белән таныштыра. Мәкаләнең бер өлеше “Бионанотехнологияләр” лабораториясендә өлге тереклек ияләре буларак кулланыла торган Caenorhabditis elegans суалчаннарына багышланган.