20 июля 2020
Кичә әдәбият галиме Фәрит Хатыйповны соңгы юлга озаттылар

Кичә, озакка сузылган авырудан соң, 90 яшендә вафат булган татар әдәбияты галиме Фәрит Хатыйповны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүм белән хушлашу чарасында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов катнашты.

Фәрит Хатыйпов белән саубуллашырга Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова һ.б. татар зыялылары килде.

Фәрит Хатыйпов – Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1999), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000). 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов 1930 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында колхозчы гаиләсендә туа. Фәрит Хатыйпов урта белем бирү мәктәпләре өчен әдәбияттан программалар, дәреслек-хрестоматияләр төзүдә, агымдагы әдәби хәрәкәтнең төрле проблемаларына, татар музыкасы һәм мәгарифе мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр язып, көндәлек матбугатта даими басылып тора.

Рәмис Аймәт мәрхүмнең соңгы көннәрен кызы тәрбиясендә уздыруын әйтте. «Фәрит абый соңгы 4 елда кызы фатирында яшәде, соңгы юлга да шушы фатирдан озатылачак», — диде ул.

 

Источник информации: Зилә Мөбәрәкшина