08 июля 2020
"Фәннәр" фәнни журналистика мәктәбе

25 февральдән алып 17 мартка кадәр Казан шәһәренең “Штаб” резиденциясендә “Фәннәр” исемле фәнни журналистика мәктәбе оештырылды. Әлеге проектта лабораториябез хезмәткәре Сәрбиназ Шәйхелова да катнашты.

“Фәннәр” – фәнгә һәм аның турында аңлаешлы сөйләүгә багышланган мәктәп. Мәктәпкә узган 45 катнашучы (алар арасында студентлар, яшь галимнәр, шулай ук журналистлар да бар) өч атна дәвамында фәнни-популяр язмаларының сыйфатын күтәрделәр һәм фәнни журналист эшчәнлегенең серләренә төшенделәр.

Катнашучылар өчен теория өлеше дә, гамәли өлеш тә оештырылган иде. Теория өлеше  үз эченә фәнне популярлаштыру белән шөгыльләнүчеләр, журналистлар, галимнәр тарафыннан әзерләнгән лекцияләр һәм остаханәләрне алса (сүзчеләр арасында МГУның биология факультеты доценты, антрополог Станислав Дробышевский, N+1 фәнни-популяр проекты мөхәррире Илья Феропонтов, «Кот Шрёдингера» журналына нигез салучы һәм аның баш мөхәррире Григорий Тарасевич һ.б. бар иде), гамәли өлештә катнашучылар үзләренең фәнни-популяр материалларын әзерләделәр һәм шуңа багышланган чыгыш ясадылар.