01 июля 2020
Һәлосайт нанокөпшәләр нигезендә яңа нанокомпозит булдырылган

Мәкалә: Синтез наночастиц серебра при помощи ультразвука и галлуазита для создания нанокомпозита с антибактериальными свойствами

Авторлар: Чередниченко Ю. В., Евтюгин В. Г., Нигаматзянова Л. Р., Ахатова Ф. С., Рожина Э. В., Фахруллин Р. Ф.

Журнал: РОССИЙСКИЕ НАНОТЕХНОЛОГИИ, 2019, том 14, № 9–10, с. 64–70

Көмеш нанокисәкчекләре синтезы үткәрелгән, һәлосайт нанокөпшәләре һәм ультратавыш кулланып, яңа нанокомпозит булдырылган. Трансмиссион электронлы микроскопия ярдәмендә һәлосайт нанокөпшәләренең тышында һәм эчендә көмеш нанокисәкчекләре булуы, ә үрнәкне хариталау нанокисәкчекләре таралышының тигез икәнлеге ачыкланган. Булдырылган нанокомпозитның шулай ук Serratia marcescens бактерияләренә каршы актив булуы да ачыкланган. Ул әлеге бактерияләрнең биоэлпәләр хасил итүен туктатырга сәләтле. Яңа нанокомпозит киләчәктә төрле материалларга кушылма буларак яисә төрле өслекләрне бактерияләрдән саклау максатыннан каплау өчен кулланылырга мөмкин.

Хариталау – картирование