26 июня 2020
Танылган фольклорчы юбилее

24 июнь көне Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты тарафыннан төрки дөньяда танылган фольклорчы галим – академик Сәет Каскабасовның 80-еллык юбилеена багышланган халыкара онлайн фәнни конференция оештырылды. “Гуманитар фәннәр киңлеге: академик Сәет Каскабасов һәм замана интеграция процессы” дип аталган конференция эшендә Л.Н.Гумилев исемендәге Эгей университетының Төрки дөньяны өйрәнү институтына нигез салучысы, профессор Фикрәт Төркмән, Кыргызстан Милли Фәннәр Академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор Абдылдаҗан Ахматалиев, Кытай Социаль фәннәр академиясе профессоры Хуанг Чжуньян, Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты һәм Казахстанның башка күпсанлы вузлары галимнәре катнашы. Университетның казах әдәбияты кафедрасы тарафыннан оештырылган әлеге конференциядә Казан федераль университетың Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина да чыгыш ясады. Галимә күп еллар буенча казах әдәбияты кафедрасын җитәкләгән күренекле галимне юбилее белән тәбрик итеп, ике кафедра арасындагы фәнни багланышларның киләчәктә дә нәтиҗәле дәвам итүен теләде.

 

Информация чыганагы:  татар әдәбияты кафедрасы