17 июня 2020
Төркия – Казан фәнни оешмалары хезмәттәшлеге

Казан федераль (Идел буе) университетының Мәгариф һәм психология институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы хезмәткәре – филология фәннәре кандидаты, доцент Сәлимҗанова Эльмира Шәүкәт кызы Төркия фәнни дөньясында булган күпчелек массакүләм чараларда катнаша. IKSAD (Төркия, Анталья) – Икътисади үсеш һәм социаль тикшеренүләр институты –  Төркиянең рәсми фәнни-тикшеренү үзәге. Сәлимҗанова Э.Ш. әлеге институтның күпчелек симпозиумнарда, конференцияләрендә елдан ел актив катнаша. IKSADта оештырылган фәнни чаралар кыйммәтле тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашуга, төрки дөньяның төрле илләреннән академикларны, практикларны, иҗади кешеләрне берләштерүгә юнәлтелгән мәйданчык,  төрки дөньяның барлык вәкилләрен берләштергән хәзинә булып тора.

Моннан тыш, Сәлимҗанова Э.Ш. Төркия дөньясындагы күпчелек галимнәр белән көчле хезмәттәшлектә һәм фәнни бердәмлектә. Мәсәлән,  Gakilya A. Yigit (Йигит Гакилә Аряфетдин кызы), филология фәннәре кандидаты, "Phono" чит телләр институты доценты (Төркия, Истанбул), “Lingoshake” исемендәге онлайн-курслар мөдире, дистанцион укыту курслары өчен китаплар чыгару буенча баш мөхәррире белән Эльмира Шәүкәтовна һәрвакыт тыгыз һәм нәтиҗәле элемтәдә. Төркия-Казан дөньясында актив булган фәнни чараларда алар эшчәнлегенең нәтиҗәсе куренеп тора. Казан (Идел буе) федераль университетында оештырылган Педагогик белем бирү буенча VI Халыкара форумында (27 май, 2020 – 9 июнь, 2020) алар икесе дә “Һөнәри педагогик белем һәм һөнәри әзерлек” исемендәге тикшеренү төркеменең рәисләре булып билгеләнделәр һәм әлеге тикшеренү төркеменең 3 утырышын уңышлы алып бардылар. Моннан тыш, Төркия-Казан дөньясындагы башка күмәк фәнни чаралар, күмәк тирәнтен хезмәтләр, тирәнтен фәнни эзләнүләр, фәнни мәкаләләр шулай ук берләштерә әлеге ике галимне.

Әлеге Төркия-Казан арасындагы бай фәнни мөнәсәбәтләр, актив фәнни хезмәттәшлек бик зур әһәмияткә ия: алар алда да шундый продуктив һәм уңышлы булыр, киләчәктә дә зур нәтиҗәләр алып киләчәк дигән фикердә калабыз.

Источник информации: Анвар Хузиахметов, Эльмира Салимзянова