27 мая 2020
Онлайн курчак театыры

Казан Федераль университеты Каюм Насыйри институтының Бишкек үзәгенә  6 яшьтәге балалардан башлап 60 яшьтәге өлкәннәр татар телен өйрәнергә киләләр. Яшьләр белән без онлайн дәресләр үткәрәбез, ә мена кечкенә балаларга онлайн тел өйрәнү кыенрак.

Шуңа күрә без алар  белән онлайн курчак театыры  оештырырга уйладык.  Анда 7-10 яшьлек балалар катнаша. Кечкенә бабалар “Шалкан ”, Габдулла Тукайның “Кәҗә һәм сарык” әкиятләрен бик теләп сәхнәләштерәләр һәм татар телен шул спектакльләр аша бик теләп өйрәнәләр.  Шулай ук балалар курчакларны да үзлзре ясыйлар, аларга киемнәр тегәләр. Бу эштә балаларга әниләре, әбиләре ярдәм итә.