12 мая 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Әдәби телдә сөйләм үстерү

Һәркем яхшы аңласын иде: сөйләм – аралашу һәм фикер белдерү чарасы. Кешеләр сөйләм ярдәмендә үзләренең уй-хисләрен җиткерәләр, аралашалар, аңлашалар.

Акыл үсешендә сөйләм бик мөһим урын тота.

Бер-ике яшьләрдә баланың теле ачыла. Бу чорда баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләштерергә, сүзләрне, җөмләләрне дөрес төзергә өйрәтергә кирәк.

5-6 яшьләрдә инде бала ата-аналарын төрле сораулар белән аптыратып бетерә: «Ни өчен?», «Нәрсә ул?», «Кем ул?». Бу сорауларга ашыкмыйча һәм дөрес итеп җавап бирү баланың фикерләвен, дөньяга карашын үстерә.

Дөрес, балалар барлык авазларны да дөрес итеп әйтә алмыйлар, бигрәк тә [җ] һәм [з], [ш] һәм [с], [р] авазларын бозып, сакау тел белән сөйлиләр. Ата-аналар исә балаларының сакау яки пышылдап сөйләшүләренә үз вакытында игътибар итмиләр һәм бик нык ялгышалар. Нәтиҗәдә сабыйларның сөйләме тоткарлана. Сүзләрне дөрес ишетергә һәм дөрес әйтергә өйрәтү гаять мөһим. Кайбер гаиләләрдә балалар, әти-әниләренә ияреп, уенчыкларга «тә-ти», «би-би», «ту-ту» дип әйтәләр. Ләкин шулай ук бу уенчыкларның чын исемнәрен әйтеп сөйләшергә өйрәтү дә бик кирәк.

Сөйләм культурасына гаиләдә нигез салына. Бала образлы сөйләмне беренче мәртәбә әнисе сөйләгән әкиятләрдән, шигырьләрдән, бишек җырларыннан ишетә. Шулар аша туган теленең гүзәл яңгырашын тоемлый. Шигырь ятлату, әкиятләрне баланың үзеннән сөйләтү балаларның хәтердә калдыру, фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Мәктәптә алар әдәбият һәм туган тел дәресләрендә лексик һәм грамматик сөйләм нормаларын үзләштерәләр. Ләкин бу ата-аналарның күзәтүе башка кирәкми дигән сүз түгел. Алар эзлекле рәвештә баланың тел байлыгы үсешен күзәтергә тиешләр.

Китапны бергәләп кычкырып уку һәм укылган әсәргә яки шигырьгә анализ ясау бик зур әһәмияткә ия. Мондый гаиләдә балалар яшьтән үк матурлыкны, гүзәллекне, тел байлыгын тоеп үсәрләр.

Фото Au-club.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин