Туган тел – һәркем өчен дә кадерле булган мирас. Татар халкы өчен апрель ае бигрәк тә үзенчәлекле булып санала. Без язны тагын да ямьләндереп җибәрә торган бәйрәмнәр, бөек шагыйребез – Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне булу белән чиксез бәхетлебез.
КФУның Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар теле белеме кафедрасы тарафыннан оештырылган «Татар теле белеменең актуаль проблемалары» дигән фәнни түгәрәкнең онлайн утырышы булды. Фәнни түгәрәк утырышында катнашучылар туган телне саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Фәнни түгәрәкнең җитәкчесе Һадиева Гөлфия Камиловна түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрде: «Вакытлар узган саен, Тукайның бөеклеге, иҗатының нихәтле тирән һәм нәфис булуы, илаһи куәте, рухи матурлыгы тирәнрәк ачыла бара. Тукайны без олылыйбыз, зурлыйбыз. Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә. Заман тудырган һәм милләтне борчыган бик күп сорауларга җавапны Тукай әсәрләреннән табарга мөмкин».
Гыйләҗева Ризәлә бөек шагыйребезнең тормыш юлы турында сөйләде. Утырыш фикер алышулар белән үрелеп барды. Хәсәнов Алмаз татар телен үстерү өчен төрле ысуллар тәкъдим итте: «Татар телен җәмгыятьтә таныту өчен заманча юлларны кулланырга кирәк. Киләчәк – яшьләр кулында, шуңа күрә яшьләрне кызыксындырырлык җырлар иҗат итәргә, фильмнар төшерергә, проектлар булдырырга кирәк», – диде. Бүгенге көндә Алмаз татар телендә маҗаралы өстәл уены чыгару өстендә эшли. Ул үзенең гамәле белән туган телнең үсешенә зур өлеш кертүенә ышана.
«Тел бетсә, халык та бетә. Тел язмышы безнең кулда. Әгәр үз тормышыбызда кулланмыйбыз икән, димәк, телнең функциясе үтәлми. Бу, чыннан да, бик куркыныч күренеш, чөнки тел – халыкның төп мирасы. Аннан баш тартсак, тамырларыбыз өзелә дигән сүз. Халкыбызның үсешен күрәсебез килә икән, телебезгә дә тугры калырга тиешбез», – дип сөйләде Ләйлә Алимбекова.
Түгәрәк әгъзаларының «Минем Тукай» дип аталган флешмобта актив катнашуларын әйтеп үтәргә кирәк. Алар үзләренең татар рухлы булуларын, Габдулла Тукайга карата хөрмәт хисләрен, туган телләренә карата мәхәббәтләрен шагыйребезнең әдәби әсәрләрен уку аша белдерделәр. Онлайн утырышта әлеге чараның видеоязмалары да күрсәтелде. Газизова Зөһрә, Вәлиев Илфат, Габдрахманова Камилә, Вафина Илзирә Габдулла Тукайга багышланган фәнни мәкаләләре буенча чыгышлар ясадылар.
КФУ доценты Гөлфия Һадиева Г. Тукайның шәҗәрәсен күрсәтте һәм «тукай» сүзенең килеп чыгышы турында аңлатып узды. «Галим Гомәр Саттаровның хезмәтенә күз салсак, аның биш төрле варианты бар. Ул борынгы төрки-татар–монгол сүзе дип карала. Тук сүзенә -ай атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган, «ризыклы-нигъмәтле бул мәгънәсенә ия», монголча тукай «җәя», «салават күпере» дигәнне аңлата», – дип аңлатып үтте ул.
«Галим Йосыф Гәрәй Тукай исеменең мәгънәсен, ту-туу тамырына нисбәтле итеп, «туганкай» дип аңлата. Тукай исеме борынгы төрки телдәге тогай, тугай – «елганың борылмалы, түгәрәк үзәнле, тугайлы урыны» сүзеннән ясалган булырга да мөмкин. Риваятьләргә караганда, Тукайның ерак бабаларының берсе Туктагали исемле булган, тулы исемен кыскартып, Тукай дип йөрткәннәр, ди Ибраһим Нуруллин», – диде.
Утырыш ахырында Гөлфия Камил кызы студентларга татар рухын, телгә карата мәхәббәтне югалтмаска, дигән теләкләрен җиткерде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәм туган телебезгә багышланган чара «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева, 1 курс студенты Л.Ф. Алембикова әзерләде.