28 апреля 2020
#МИНЕМТУКАЙ флешмобы нәтиҗәләре билгеле булды

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан игълан ителгән «Минем Тукай» дип аталган флешмобның нәтиҗәләре игълан ителде.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм республикада уздырыла торган туган тел ункөнлеге кысаларында узган флешмоб 16 апрельдән 26 апрельгә кадәр дәвам итте. Катнашырга теләүчеләр Габдулла Тукай әсәрләрен укуны видеога төшереп, #МИНЕМТУКАЙ хештегы белән Инстаграм социаль челтәренә урнаштырырга тиеш иде. Шигырь һәм чәчмә әсәрләрне төрле телләрдә укырга мөмкин булды.

Флешмобта катнашкан кайбер эшләрне түбәндәге сылтамалардан карап үтәргә була:

https://www.instagram.com/p/B_aWauVJKAJ/?igshid=1dtarsc1ko748, https://www.instagram.com/p/B_FKiarnAOa/?igshid=1aqcmvjuw5gqu, https://www.instagram.com/p/B_FyZprpuhf/?igshid=121x325dn6txp, https://www.instagram.com/tv/B_LE64DJzhj/?igshid=1639bc4nlrzak, https://www.instagram.com/tv/B_LGfVXpydt/?igshid=rpwjo44clhtv, https://www.instagram.com/p/B_ab67kl9S6/?igshid=1iskxiopc8eyi, https://www.instagram.com/p/B_U_dfbFQgg/?igshid=9127fnaef9m9, https://www.instagram.com/tv/B_J6P7FJPao/?igshid=hpb7s906vlna.

Тәкъдим ителгән эшләр арасында шагыйрь сүзләренә язылган җыр һәм инструменталь әсәрләрнең видеоязмалары, Габдулла Тукай яки аның иҗаты буенча ясалган рәсем, фото, сынлы сәнгать әсәрләренең сканнары да булды.

Флешмобта мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да, олы буын вәкилләренең дә актив катнашуы – халкыбызның сөекле шагыйре Г.Тукай иҗатына, шәхесенә олы хөрмәтен күрсәтә. Эшләрне иң элек институт студентлары, мөгаллимнәре тәкъдим итсә, тора-бара флешмоб социаль челтәрләр буйлап таралды – мәктәп укучылары, җир шарының төрле нокталарында яшәгән татар теленә битараф булмаган һәр кеше кушылды. Шулай итеп, катнашучыларның саны ике меңгә җитте.

Чарада Татарстаннан тыш, Россия төбәкләреннән, шул исәптән, Башкортостан, Чувашстан, Марий Эл республикаларыннан, Төмән, Новосибирск, Киров, Ульян өлкәләреннән, Мәскәү, Екатеринбург шәһәрләреннән; чит илләрдән – Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Төркмәнстан, Үзбәкстан (Каракалпакстан), шулай ук Әфганстан, Индонезия, Кытай, Мозамбик, Сүрия, Япониядән катнашучылар булды. Флешмобта КФУның Каюм Насыйри Институты үзәкләре шактый актив катнашуын билгеләп үтәбез.

Республикабызның урта белем бирү учреждениеләре укучылары, укытучылар коллективларының әлеге Флешмобта бик актив катнашуы куанычлы. Шундыйлардан,

Флешмоб чараның генераль партнерлары - “Татарстан Яңа гасыр”, “Татарстан” дәүләт телерадикомпаниясе”, КФУның “УниверТВ” телевидениесе; “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте; “Татар-информ” мәгълүмат агентлыклары тарафыннан яктыртылып барды.

Флешмобта актив катнашучылар рәхмәт хатлары белән бәяләп үтелде.

Видеорепортажларга ссылка:

https://www.youtube.com/watch?v=8_miTkcheNk - Универ ТВ

https://www.youtube.com/watch?v=L4k69BbxMxM - ГТРК "Татарстан"

https://www.youtube.com/watch?v=P0qaLlRu5eA - ГТРК "Татарстан"

https://tnv.ru/tv-projects-item/manzara/ - ТНВ (Програма "Манзара", Выпуск от 29.04.2020) О флешмобе #МИНЕМТУКАЙ с 41 по 44 минуту


Информация чыганагы: Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе