17 апреля 2020
Шул вакытта мин кулыма китап алам…

Мәгълүм булганча, белем һәм тәрбия мәсьәләсендә, төп урынны “буыннарның тарихи дәвамчылыгын саклау, милли мәдәниятне үстерү, тарихи һәм мәдәни мираска сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү; балаларның төрле яклап үсешенә ярдәм итү: аларның иҗади сәләтен формалаштырыру” кебек бурычлар төп үзәкне алып тора.

Әлеге бурычларны истә тоткан хәлдә, Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Туган көне уңаеннан, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (https://kpfu.ru/) #МИНЕМТУКАЙ дип аталган флешмоб уздыра, һәм ул, 2020 елның 16 нчы апреленнән ачык дип игълан ителде.

16 нчы апрельдән 26 нчы апрельгә кадәр дәвам ителәчәк флешмобта катнашырга теләүчеләр, Г.Тукай әсәрләрен укуларын видеога төшереп, Инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтларында #МинемТукай һәм #МойТукай хештегы белән урнаштыра алалар. Г.Тукайның шигъри һәм чәчмә әсәрләрен төрле телләрдә укырга мөмкин. Шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган жыр яки инструменталь әсәрләрне башкаруның видеоязмасы; Г.Тукай әсәрләренә яки аның әсәрләре нигезендә ясалган иллюстрацияләр, шагыйрь әсәрләре буенча иҗади эшләрнең (рәсем, арт-объектлар, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һ.б.) фотолары яки сканнары да куела ала.

Флешмобның генераль партнерлары - “Татарстан Яңа гасыр”, “Татарстан” дәүләт телерадикомпаниясе”, КФУның “УниверТВ” телевидениесе; “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте; “Татар-информ” мәгълүмат агентлыклары, КФУның Каюм Насыйри институты.

Иң яхшы эшләр КФУның һәм партнерларыбызның медиа-платформаларында урнаштыру өчен тәкъдим ителәчәк.

Бүген флешмобның әле икенче көне генә. Әмма инде катнашучылар саны минут саен артып тора: балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да, мәктәп укучылары, студентлар, укытучы-мөгаллимнәр, мәдәният хезмәткәрләре дә, гомумән, Тукай иҗатына битараф булмаган кешеләр видеоязмалары белән бүлешкән. Г.Тукайның мәгълүм “Туган тел”, “Газаптан соң”, “Шагыйрь”, “Таян Аллага”, “Театр”, “Туган авыл” “Кызыклы шәкерт”, “Китап”, “Шүрәле” һ.б. бик күп әсәрләре татар, рус, чуваш, якут, төрек, казах, кыргыз, кытай телендә тәкъдим ителгән. Тукай шигыренә язылган җырлар яңгыравы, төрле әсәрләргә мөнәсәбәтле иллюстрацияләрнең дә шактый булуы куанычлы.

Әлеге ункөнлекнең алдагы көннәрдә дә татар шагыйренең әсәрләре бик күп телләрдә яңгырар дигән ышанычта калабыз.

Сезнең әлеге чарада катнашуыгызны көтеп калабыз!

 

 
 
     
 
     
 
     
 
     
 
     
 
     
 
     
   
     
     
     
     
     
     
     
     

 

Информация чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы профессоры: Л.И.Минһаҗева.