10 апреля 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Отышлы алым

Җәмгыять тормышының кайсы гына өлкәсен алып карасак та, аның хезмәт белән тыгыз бәйләнгән булуын күрәбез. Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эстетик тәрбия принципларын булдыру, сәнгать һәм сынлы сәнгать, матур әдәбият иҗат итү, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Хезмәт искиткеч куәтле тәрбия көченә ия. Әгәр хезмәт бала-ларның рухи дөньясына үтеп керсә, башкарган эшләре канәгатьлек хисе уятса, тырышлык һәм кызыксынуларын үстерсә, аларда авыр-лыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, кеше тормышы өчен кирәкле матди байлыклар булдыру теләге уятса, димәк, хезмәт тәрбиясе үз нәтиҗәсен биргән дип исәпләп була.

Педагог В.А. Сухомлинский хезмәт тәрбиясен өч башлангыч-ның гармониясе дип атый: бу башлангычлар – кирәк, авыр, бик яхшы. Һәм бу билгеләмәгә ул тирән мәгънә сала.

Кирәк... Зарури нәрсә ул. Хезмәт яратмаган кеше шәхес буларак формалаша алмый. Бары тик хезмәт сөючәнлек, ныклык кебек сыйфатлар гына алга куелган максатны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Хезмәтне яратырга кирәк.

Авыр... Балаларда хезмәт сөючәнлекне тәрбияләү бездән ныклык, түземлек һәм күп вакыт таләп итә. Ә бу хезмәт бик авыр.

Бик яхшы... Авырлыкның җиңелүен, максатка ирешүне тою, кешегә зур әхлакый канәгатьлек бирә. Бу – бик яхшы!

Тәҗрибә күрсәткәнчә, балачакта кешеләрнең хезмәткә сәләтләре бер үк чамада була. Тормышта аларның кайберләре яхшырак, икенчеләре начаррак эшли, өченчеләре иң гади хезмәткә, дүртенчеләре исә катлаулы, ягъни иҗади хезмәткә сәләтле була. Бу сыйфатлар аңарда бигрәк тә яшьлек чорында нинди тәрбия алуыннан башлана.

Кеше эш яратканда, аннан тәм тапканда, ихтыяҗга әверелеп, аның сәләтен үстергәндә генә, хезмәт иҗат шатлыгы китерә. Эшкә чирканып тотынган, көч куюдан, тир чыгарып эшләүдән курка торган, адым саен, бу эштән ничек котылырга да, ничек икенчесенә күчәргә икән инде, дип уйлап йөргән кешеләрдә иҗади хезмәтнең булуы мөмкин түгел.

Хезмәт барышында кешедә эшкә сәләтлелек кенә түгел, бәлки башкаларга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тә тәрбияләнә.