11 марта 2020
2019нчы елда басылып чыккан 20нче мәкалә

Мәкалә: Clay Nanotube Liquid Marbles Enhanced with Inner Biofilm Formation for the Encapsulation and Storage of Bacteria at Room Temperature

Журнал: ACS Applied Nano Materials, 12 December 2019,  3, 2, 1263-1271

Авторлар: Abhishek Panchal, Naureen Rahman, Svetlana Konnova, Rawil Fakhrullin, Donghui Zhang, Diane Blake, Vijay John, Evgenii Ivanov, Yuri Lvov

Мәкалә авторлары һидрофоб һәлосайт нанокөпшәләре белән тотрыкландырылган шарсыман матдәләр булдырдылар. Диаметрлары 0,5 мм булган әлеге шарсыман матдәләр, аларга микробларны урнаштырганнан соң, бактерия культураларын саклау өчен капсула хезмәтен үтиләр. Һәлосайт нанокөпшәләре – табигый, биологик яктан туры килердәй киң таралган алюмосиликатлы материал. Һидрофиль үзлеккә ия булган һәлосайт, минералның тышкы катламындагы озын алкан төркемнәрен силан белән “тегү”дән соң, һидрофоб үзлеклегә әйләнә (чылану почмагы > 90 °). Шарсыман матдәләрнеж барлыкка килүе үзгәртелгән нанокөпшәләрнең чыланмый торган үзлекләренә бәйле. Үзгәртелгән һәлосайт шарсыман матдәләрнең эчендә аерым бактерияләрнең, мәсәлән, Alcanivorax bоrkumensis үсешен тәэмин итә. Капсуланың эчке катламнарында A. borkumensis бактерияләре булдыра торган биоэлпәләр капсуланың төзелешен ныгыта, парга әйләнүләрне киметә. Шулай итеп, бактерияләрнең тереклек итү сәләте 4 көн дәвамында саклана.