06 марта 2020
Татар милли педагогикасы фәнни-белем бирү үзәге тәкъдим итә. Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү

Тырышлык тәрбияләү – ул баланың күңел биреп, намус белән белем алуын белдерә.

Педагогика һәм психология фәннәре өйрәткәнчә, кече яшьтәге мәктәп балаларында тырышлык уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Тырыш укучы белемнәр үзләштерүдә өлгер, актив, инициативалы була, үзенә тапшырылган вазифага иҗади карый. Тырышлык тәрбияләү, барыннан да элек, уку һәм җәмгыятькә файдалы эшнең ихтыяҗ булып әверелүен таләп итә. Кечкенәдән укучы булырга теләмәгән бала юктыр, әмма тырышлык өчен бу гына җитми. Балалар дәрестә игътибарлы булырга, ялыктыргыч кагыйдәләр өйрәнгәндә яки авыр мәсьәләләр чишкәндә дә ныклылык һәм түземлелек күрсәтә белергә тиешләр.

Кече яшьтәге баланы мөстәкыйльлеккә, үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтергә, кулыннан килгән бөтен эшне үзеннән эшләтергә кирәк. Шул чакта гына ул һәрдаим нәрсә беләндер мәшгуль булачак, олылар хезмәтендә катнашып, шактый кыен эшләрне дә башкарып чыгарга омтылачак. Балага нинди генә эш кушсаң да, максат ачык һәм аңлаешлы булсын.

Бала үзен кызыксындырган һәм уен кебек мавыктыргыч эшләрне генә ихлас күңел белән башкара. Шулай булмаганда, ул бик тиз арый, игътибарын туплый алмый, як-ягына карана яисә бөтенләй башка нәрсә белән шөгыльләнә башлый.

Кыскасы, куелган максатка омтылу нәтиҗәсендә генә балада тырышлык формалаша.

Укучыда тырышлык формалашу процессын ныгыту өчен шулай ук аның көн тәртибен төгәл үтәве зарур. Көн тәртибен үтәүгә күнеккән балалар эшне башкаларга караганда җиңелрәк һәм төгәлрәк башкаралар, ә үсмерлек чорында алар, үзләренә билгеле бер максат куеп, шуны гамәлгә ашырырга омтылалар.

 

Фото My-choupette.ru

Источник информации: Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Рәмис Насыйбуллов, Илнар Яруллин