04 марта 2020
3 март – Бөтендөнья язучылар көне

Билгеле булганча, 3 март Бөтендөнья язучылар көне буларак билгеләп үтелә. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе Татарстан Язучылар берлеге белән озак еллар дәвамында нәтиҗәле эшләп килә. Язучылар берлегендә үтә торган  җитди чараларга, аерым алганда, “Әдәби ел йомгаклары” “Язучылар корылтае”, шулай ук әдипләрнең туган көннәренә мөнәсәбәтле  һ.б. күпсанлы чараларга татар әдәбияты кафедрасы галимнәре җәлеп ителә. Үз чиратында институтыбызда даими рәвештә язучылар белән очрашулар, әдәби дәверне, язучы иҗатын чагылдырган фотокүргәзмәләр оештырыла килә.

Соңгы ике дистә елда кафедра галимнәре язучыларның җыентыкларын төзү эшендә актив катнаша. Аерым алганда, Л.Минһаҗева, Н.Юсупова, М.Хәбетдинова, Г.Гайнуллиналар балалар әдәбияты, М.Җәлил, А.Гыйләҗев, Ә.Еники, М.Юныс һ.б. әдипләрнең “Сайланма әсәрләр”ен төзүдә катнашты. Боларга өстәп, барлык галимнәребез, фәнни академик басмалар эшләүгә, аерым алганда, Ф.Сәйфулина, Т.Гыйлаҗев, Н.Юсупова, М.Хәбетдинова, Г.Гайнулиналар Г.Тукай энциклопедиясен төзүгә һәм Ф.Сәйфулина, Л.Минһаҗева,  Н.Юсупова, Т.Гыйлаҗев, аерым персоналийлар буенча М.Хәбетдинова, Г.Гайнуллина сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы” томнарын төзү эшенә җәлеп ителде.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда “Татарстан китап” нәшрияты”нда дөнья күргән шактый җыентыкларның бизәлеше дә Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе галимнәре тарафыннан башкарылды. Мисал өчен, кафедрабызның аспиранты, язучы Ландыш Әбүдарова-Фәезованың “Мандариннар” (2018) китабы, Ә.Еникинең өч томлык “Әсәрләр”е (2019) бизәлешен безнең институт мөгаллимнәре башкарды.

Институтыбызда Халыкара туган тел көнендә үткәрелгән “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әмирхан Еникинең 110 еллык юбилей елын йомгаклауга багышлануы очраклы түгел. 2 март – әдипнең туган көне. 21 февральдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының күргәзмә залында  “Әмирхан Еники һәм аның дәвере” дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Күргәзмәне язучылар, урта мәктәп мөгаллимнәре, студентларыбыз кызыксынып карады. Биредә Ә.Еники яшәгән дәвернең әдәби мохите – ХХ йөзнең икенче яртысы әдәби-мәдәни барышы чагылдырылды. Фронтовик язучылар, Ә.Еникинең каләмдәшләре, чор мохите – фотокүргәзмәнең бер өлешен тәшкил итсә, икенчесе, гомумән, яңалык иде. Безнең институт мөгаллимнәре Ә.Еникинең “Әсәрләр”енең өч томлыгының студентлар белән бергәләп бизәлешен эшләү процессын тәкъдир итте.

Шул ук вакытта әдәбият галимнәре безнең институтта гыйлем алганда каләм тибрәтә башлаган яшь язучылар белән дә эшли. Әйтик, 3 курс студенты Айсинә Сәләхованың хикәяләре инде мәртәбәле “Казан утлары” битләрендә дөнья күрде, бәясен алды. 5 курс студентлары белән сөйләшүдә яшь язучы үзенең иҗатка килү юлы, бүген языла торган әсәрләре турында сөйләде. Аспирантыбыз, язучы Л.Әбүдарова яңа табадан төшкән әсәрләре хакында бәян итте. 5 курс студентлары яшь язучылар белән фотокүргәзмәне карады.

Студентларыбыз, аспиранталарыбыз бездә канат ныгытып, киләчәктә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары булып, әдәбиятыбызның күпгасырлык традицияләрен дәвам итәр, дип ышанабыз.

 

Источник информации: Татар әдәбияты кафедрасы