02 марта 2020
Мәхмүт Хөсәен исемендәге конференция

28 февральдә Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 11 нче татар гимназиясендә республика күләмендә IV мәртәбә Мәхмүт Хөсәен исемендәге фәнни-гамәли конференция оештырылды. Әлеге конференция кысаларында укучыларга фәнни эшләр белән беррәттән үзләрен иҗади яктан да сынап карау мөмкинлеге бирелде.

“Җырым белән җиңдем дошманны” секциясендә фәнни-гамәли чыгышлар тыңланды, “Җырларында гомер агышы”  секциясендә М.Хөсәен иҗат иткән җырлар буенча мастер-класс үткәрелде, “Мәхмүт Хөсәен – җырчы шагыйрь” секциясендә патриотик эчтәлектәге җырлар башкарылды. “Мин омтылдым шигъри кодрәткә” секциясендә сәнгатьле уку бәйгесе узды. “Үткен каләм остасы” секциясендә яшь журналистлар көч сынашты, “Кеше булу – иң зур дәрәҗәм!” секциясе читтән торып оештырылды, мәктәп укучыларының М.Хөсәеннең тормышы һәм иҗаты белән бәйле рәсемнәренә һәм кул эшләренә бәя бирелде. Конференция эшендә Татарстан һәм чит төбәкләрдәге мәктәпләрдән барлыгы өч йөздән артык укучы катнашты.

Укучыларның фәнни эшләрен тикшерүдә һәм бәяләүдә Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Ф.С.Сәйфулина һәм доцент Л.Ф.Җамалиева да катнашты.

 

Мәгълүмат чыганагы: татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева