20 февраля 2020
КФУ традицияләре - авыл мәктәбендә

Бугенге глобальләштерү чорында: “Чит  җирдә солтан булганчы, туган җиреңдә солтан бул” дигән мәкальдәге принциплар  гына кешене бер урынга бәйләп куярга тиеш түгел. Бу мәсьәләдә һәр кеше, нинди генә юлны сайламасын, үзенчә хаклы булачак. Берәүләр үз-үзен, осталыгын күрсәтергә, алган белемен кулланырга әйбәтрәк шартлар тудырылган җирдә файда китерәчәкмен дип уйларга хаклы. Икенчеләр исә туып-үскән авылына, төбәгенә хезмәт итәргә тели. Әтнә районының уртача зурлыктагы, исеме ,тарихы белән бөек мәгърифәтче, философ Ш.Мәрҗани белән  бәйле Комыргуҗа авылында туып-үскән Гатауллин Тәбрис Тәлгат улы өчен дә туган авылында укытучы булып эшләү теләге көчлерәк булып чыга.

Комыргуҗа урта мәктәбендә укыган елларында ук Тәбрис кызыксынучан холкы белән аерылып тора, белем серләренең төбенә төшәргә тырышкан егет барлык фәннәрне дә яратып, теләп үзләштерә. 2014 елда  БДИны уңышлы тапшырган Тәбрис Гатауллин, кабул итү баллары  буенча берничә уку йортына үтсә дә,  Казан федераль университетының математика институтын сайлый.

Тәҗрибәле остазлардан педагогика, математика, информатиканы  баштанаяк чумып өйрәнү өстенә, студент тормышының барлык куанычлы мәшәкатьләре дә суырып ала аны. Студент еллары спортта актив катнашу , төрле ярышларда призлы урыннар алу белән дә истә калырлык була. 2019 елда университетны кызыл дипломга тәмамлап, яшь  белгеч Әтнә районына эшкә билгеләнә. Шул ук вакытта,  белем алуны дәвам итү өчен, университетнын магистратурасына читтән торып укырга керә.  Районга математика укытырга кайткан Гатауллин Тәбрис Тәлгат улына район хакимияте тагын да авыррак вазифаны:  үзе укыган Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе коллективын җитәкләүне  ышанып тапшыра.

Мәктәп — ул тылсымлы дөнья. Мәктәп укытучысы шул дөньяда яши, эшли һәм шуның белән бәхетле. Мәктәп директоры булу - гаять җаваплы вазифа, чөнки коллективның  креатив, конкурентлыкка әзер, бөтен яктан да сәләтле шәхес тәрбияләүгә  юнәлтелгән эшчәнлегенә җитәкчелек итү бурычы куела. Алай гына да түгел,  директор  әлеге максатны тормышка ашыруга юәлтелгән биһисап куп хуҗалык эшенә дә җаваплы.    Яшь җитәкчегә уңышлар юлдаш булсын!    

Источник информации: Хузиахметов А.Н., Насибуллов Р.Р., Яруллин И.Ф.