18 февраля 2020
"Тюрко-монгольский мир в прошлом и настоящем" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2020 елның 12-13 февраль көннəрендə Казан (Идел буе) федераль университетының Г. Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе укытучылары Юсупова Әлфия Шәүкәтовна, Галиуллина Гөлшат Рәисовна һәм Мөгътәсимова Гөлназ Ринатовна, Санкт-Петербург шәһәрендә узган  Россиянең күренекле тюркологы, Россия һәм чит ил университетларының мактаулы профессоры, төрки һәм монгол халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән Сергей Григорьевич Кляшторный истәлегенә оештырылган «Тюрко-монгольский мир в прошлом и настоящем» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшчәнлегендә катнашып, фәнни докладларын тәкъдим иттеләр.

Əлеге чара Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институты тарафыннан оештырылды. Конференция эшендə Төркия, Кыргызстан, Əзербайҗан, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан һәм башка өлкәләрдән килгән галимнәр катнашты. Катнашучылар арасында Россия һәм дөньякүләм танылган галимнәрдән И. Ф. Попова, И. В. Кормушин, В. Г. Гузев, Ф. Г. Хисамитдинова бар иде.

Конференциядә ике көн дәвамында күпсанлы докладлар тыңланды. Җанлы дискуссияләр фикер алышу өчен тәкъдим ителгән мәсьәләләр белән фән дөньясының кызыксынуын раслады, төрки һәм монгол халыкларының тарихын, мәдәниятен һәм телен аңлау өчен күтәрелгән мәсьәләләрнең әһәмиятлелеген күрсәтте. Докладларның бер өлеше Сергей Григорьевич Кляшторныйның фәнни эшчәнлегенә багышланган иде. Конференциянең төп бурычы - төрки һәм монгол халыкларының тормышын күп яклы өйрәнүнең яңа нәтиҗәләрен фәнни бергәлеккә тәкъдим итү, заманның актуаль проблемаларын тикшерүнең заманча ысулларын күрсәтү.

Ә.Ш. Юсупованың XIX гасырда дөнья күргән икетелле сүзлекләр турындагы доклады, Г.Р.Галиуллинаның борынгы төрки кеше исемнәренең татар ономастиконындагы урынына караган фәнни чыгышы, Г.Р.Мөгътәсимованың «Котадгу белек» әсәрендәге афоризмнарны һәм татар халык мәкальләрен чагыштырып өйрәнүгә багышланган доклады конференция кунакларында зур кызыксыну уятты. Алар чыгыш ясаучыларга сораулар бирделәр.

Күренекле Россия тюркологы С. Г. Кляшторный истәлегенә оештырылган конференция төрки һәм монгол халыкларының тарихын, мәдәниятен һәм телен төрле яклап фәнни өйрәнү юнәлешендә зур эш башкарды.

 

 

Источник информации: Юсупова А.Ш, Мугтасимова Г.Р.