17 февраля 2020
Казанның "Ихлас" нәшриятында Шиһап Нигъмәтинең шигырьләр китабы чыкты

Казанның «Ихлас» нәшриятында Шиһап Нигъмәтинең «Әй, татарым, әй, син – җаным!» дип аталган шигырьләр китабы чыкты. Латин язуындагы текстларны хәзерге графикага күчерүче, аңлатмалар бирүче, кереш һәм ахыргы мәкалә авторы – профессор Хатыйп Миңнегулов. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Шиһап Нигъмәти — татар журналисты, публицист, мөһаҗир татарлар арасында билгеле шәхес.

1913 елда хәзерге Төмән өлкәсендә, Вагай районы Рәнчек авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшли.

1939 елның октябрендә, ССРБ Югары Шурасы Президиумының яшерен боерыгы белән башка меңләгән укытучы кебек Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә чакырыла. Икенче бөтендөнья сугышында катнаша, Волхов фронтында сугыша. 1941 елның 4 ноябрендә әсирлеккә эләгә. Алман концлагерьларында әсир булуы, анда Муса Җәлил белән аралашуы, «Идел-Урал» гәҗитен чыгаруда катнашуы, сугыш елларында ук әдәби иҗат белән шөгыльләнүе мәгълүм.

Сугыштан соң Әкъсам Йосыф углы (Aksam Josefoglu) исеме белән Төркия ватандашлыгын ала.

1945 елда «Идел-Урал төрки берлеге» иҗтимагый төрки газетасының мөхәрирләренең берсе була, 1952-1953 елларда Мюнхенда татар-башкорт эммиграциясенең «Азат Ватан» иҗтимагый-сәяси, тарихи-мәдәни, дини, әдәби журналы эшчәнлегендә актив катнаша. 1953 елда Мюнхенда латин хәрефләре белән «Шигырьләр» җыентыгы басыла. 1954—1979 елларда Азатлык радиосы мөдире булып эшли. 1995 елда вафат була.

 

Чыганак: Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/letters/17-02-2020/kazanny-ihlas-n-shriyatynda-shi-ap-nig-m-tine-shigyrl-r-kitaby-chykty-5723228