17 февраля 2020
"Ышанычны яңа эшләр белән дә акларга кирәк булачак"

“Татар гамен, татар яшәешен Тукай, Дәрдемәнд, Җәлил, Еники, Гыйләҗев, Мәһдиевләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Әгәр Әмирхан Еники иҗаты булмаса, хәзерге әдәбиятның йөзе башка булыр иде. Хәзерге татар әдәбиятындагы үзгәрешләрне сугыш вакытында ук Әмирхан Еники прозасы башлап җибәрә. Тормышындагы төп гамәленә – язучылыкка мөнәсәбәтен әдип кыска итеп уйдырып сала: “Язу – намус эше”.

14 февраль көнне татар әдәбиятына классик мирас калдырган Әмирхан Еникинең вафатына 20 ел тулу уңаеннан әдип яшәгән йортта истәлек тактасы кую тантанасы булып үтте. Тантанада КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе галимнәре, студентлары да катнашты.

2019 елда киң җәмәгатьчелек Татарстанның халык язучысы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еникинең 110 еллыгын билгеләп үтте. Әдипнең иҗаты безнең уку йорты галимнәре тарафыннан ярты гасырдан артык эзлекле өйрәнелә килә. Галимнәребез Ә. Еники иҗатын өйрәнү мәктәбе формалаштырды дип әйтергә тулы нигез бар. 1960 еллардан башланган фәнни эзләнүләр Ф.М.Хатипов, Р.Х.Сверигин, Ф.Г.Галимуллин кебек олпат галимнәрнең исемнәре белән бәйле. Шушы дәвер эчендә уку йортында язучының әдәби һәм публицистик иҗатын өйрәнүгә мөнәсәбәтле дистәләгән мәкаләләр, монографияләр дөнья күрде, кандидатлык  диссертацияләре якланды.

Билгеле булганча, Ә.Еникинең мирасы 2019 елны Татарстан китап нәшриятында өч томлык һәм аерым әсәрләре татар һәм рус телләрендәге басмалар буларак дөнья күрде. Язучының томлыкларын төзү эшендә, инглиз теленә тәрҗемә итүдә, китапларның бизәлешен эшләүдә безнең институт  мөгаллимнәре катнашты.

Ә.Еникинең 110 еллыгы КФУ мөгаллимнәре катнашында урта һәм югары мәктәп аудиториясендә дә билгеләп үтелде. Язучының “Рәшә” әсәрен институтыбызның “Мизгел” яшьләр театры сәхнәләштерде. Әдипнең вафат булган көне алдыннан аның каберенә зират кылынды, туган көнендә Максим Горький һәм Федор Шаляпин исемендәге әдәби музейда студентлар язучы архивы белән танышты.

Истәлек кую тантанасында Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев, Мәдәният министры И.Х.Әюпова,  Язучылар Берлеге рәисе Д.Х.Салихов, әдипнең кызы Флера Әмирхан кызы Карташева-Еники, туганнары, зыялылар, язучылар, артистлар катнашты.

Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан, сугыш чорында әдәбиятка килеп, аны тамырдан үзгәрткән әдип Ә.Еникинең 110 еллыгына мөнәсәбәтле чараларны хуплавын белдерде, КФУ галимнәренең бу эшне башлап йөрүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

КФУ профессоры, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Фоат Галимулла улы Галимуллин – әдипнен 110 еллыгына бәйле чараларда даими катнашып, киң җәмәгатьчелеккә язучы иҗаты хакында саллы сүзен җиткерә килүче галимебез. Истәлек тактасын ачу тантанасында Фоат Галимуллин үзенең чыгышында язучының иҗат батырлыгы турында сөйләде.

Әдәбият галиме Г.Р.Гайнуллина Казан университетында татар әдәбиятын укытуның, Ә.Еники иҗатын өйрәтүнең торышы һәм әһәмияте турында, юбилей мөнәсәбәте белән башкарылган гамәлләр хакында сөйләде. Барлык эшләр КФУ галимнәре инициативасы белән һәм алар катнашында  башкарылуын билгеләп үтте: «Татарстанның халык язучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булганнан соң 80 яшьлек аксакал әдип Ә.Еники каләмдәшләре алдында болай чыгыш ясый: «Бу исем – вакыт хөкеменә караганда ничектер иртәрәк булды шикелле... Мин үзем дә моны көтмәгән идем... Билгеле, «Халык язучысы» дигән исемне тап төшермичә йөртүе, бигрәк тә аны аклавы җиңел булмаячак. Үткәндәге эшләр белән генә түгел, яңа эшләр белән дә акларга кирәк булачак», – дип яза Ә.Еники. Әдип  иҗатын әдәби-гыйльми җәмәгатьчелеккә, халыкка  җиткерү – безнең намус эше. Шуңа күрә Ә.Еникинең 110 еллык юбилее әдип мирасын пропагандалауның башлангычы булды, ышанычны, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, яңа эшләр белән дә акларга кирәк булачак . Безнең алда язучының томнарга сыймый калган “Кояш баер алдыннан” исемле язмаларын бастыру, фотоальбомын нәшер итү бурычы тора. Казаныбызда М.Җәлил, С.Сәйдәшев һ.б. музейлары эшләп килә. Шулар белән беррәттән Әмирхан Еники музее да булырга тиеш. Бу мәсьәлә дә бүгенге көндә ачык кала”, – дип белдерде мөгаллимә.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән өзекне татар, рус, инглиз, төрек телләрендә яңгыратты.

КФУ галимнәре киң җәмәгатьчелеккә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Халыкара Туган тел көнендә быел 11 нче тапкыр төрки телләрнең лингвокультурологик проблемаларын өйрәнүгә багышланган халыкара конференция үткәреләчәген һәм пленар утырышның Әмирхан Еникинең 110 еллык юбилей елын йомгаклауга багышланачагын хәбәр итте.

Татар әдәбияты кафедрасы